Бер Раббым сина сыендым. Иң кадерле газизләрем җирләп
Доньялардан китеп йөргәндә
Язмыш тагын сынау әзерләгән
Туры килде кызым җирләргә. Нишләргә соң, кайдан көч алырга
Оныкларым йөри сагынып.
Балаларга сыенырга Әни кирәк
Әни кирәк
Яшәр өчен аңа сыенып. Ярты тибә йөрәк, яшәп булыр микән
Гомер узар сезне сагынып.
Бөтен җирдән сезне эзләп йөрим
Кайдан алыйм икән сабырлык? Дуслар киңәш бирә сабыр ит дип
Ә сабырын кайдан аласы?..
Авырлыклар гына күрер өчен
Туа микән адәм баласы?
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Фото: pixabay.com/ru