Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Татарстанда 46 яңа COVID-19 очрагы расланган, шөкер Балтачта юк

Балтач район үзәк хасхаханәсе
Балтач район үзәк хасхаханәсе

Республикабызда 14 июньгә барлыгы 3914 коронавирус йоктыручы исәпләнә.

Татарстанда узган тәүлектә 46 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның 1се читтән кертелгән, 45е элемтә юлы белән таралган. 19 кеше хастаханәгә урнаштырылды, аларның хәлләре җитди , 27 кеше өйдә дәвалана.

Бүгенгә урта яшьләрдәге һәм 60 яшьтән өлкәннәр арасында авыручылар күпчелекне тәшкил итә, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 16, 60тан 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз - 14, 50-60 яшь аралыгында 9 татарстанлы, 70-80 - 5, 18дән 30га кдәр һәм 80нән 90га кадәр яшьтәге берәр кеше яңа таҗлы вирустан зарарланган.

Авыручыларның географиясе артык үзгәрми шикелле: Казанда – 18, Яр Чаллыда – 11, Яшел Үзән, Алабуга, Чирмешәндә икешәр, Әлмәт, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Тәтеш һәм Тукай районнарында табиблар берәр кешедә COVID-19 инфекциясен тапканнар.

Хөрмәтле райондашлар, бездә бүгенгә юк дип тынычлап йөрисе түгел, әнә күрше Саба, Арча һәм Биектау районнарында көндәлек авыртучылар ачыкланып тора. Берүк саклык чараларын җиренә җиткереп үтик. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк.

Вебредактор