Рәсәйдә коронавирусның расланган очраклары 500 000нән артып китте. Рәсәйдә коронавирусның расланган очраклары 500 000нән артып китте. Татарстанда 11 нче үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә республикада 54 кеше зарарланган. 2785 кеше, шул исәптән 18е узган тәүлектә расланган диагноз белән сәламәтләнгән. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 38 кеше өйдә дәвалана. Татарствнның 20 торак пунктында яңа таҗлы вирус йоктыру очраклары теркәлгән. Шунысын да әйтеп узарга кирәк - Казанда бүгенгә авыручылар саны кискен кимегән, шөкер бүгенгә 19 кеше генә исәпләнә. Яр Чаллыда 10 кеше, Яшел Үзәндә - 4, Түбән Камада - 3, Әлмәт һәм Әтнә районнарында икешәр, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Тукай, Чирмешән һәм Ютазы районнарында берәр очрак расланган. Әлмәттә 1976 елда туган кеше covid-19дан вафат булды. 2 июньдә ул РКОДның Әлмәт филиалы базасында вакытлы йогышлычирләрне дәвалаучы госпитальгә хастаханәдән тыш авырулар фонында ике яклы пне
☣ ️ ⚡ Татарстанда коронавирустан 11 нче пациент вафат булган
11 июня 202011 июн 2020
3
1 мин