Татарстанда бүген 55 яңа COVID-19 очрагы расланган, ә гомумән 3720 кеше. Татарстанда бүгенгә 55 яңа COVID-19 очрагы расланган, берсе читтән кертелгән, 54е – элемтә юлы белән таралган. 17 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 38 кеше өйдә дәвалана. 18 яшькә кадәр – 5, 18-30 – 9, 30дан 50гә кадәр – 19, 50-60 – 8, 60тан 70кә кадәр – 12 һәм 70тән 80 яшькә кадәр 2 кеше короноваирус йоктыруы мәгълүм. Казанда бүген авыручылар саны 42гә җиткән (кичә 35 иде), Яр Чаллы һәм Биектауда өчәр, Лаешта – 2, Югары Ослан, Алабуга, Әтнә, Балык битәсе һәм Балтачыбызда берәр очрак расланган. Барлыгы 10 июньгә Татарстанда 3720 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3586 кеше сәламәтләнгән, шуның 23е соңгы тәүлектә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Вебредактор
Коронавирус бер кая да китмәде, ул янәшәдә - Балтачта тагын бер кешедә тапканнар
10 июня 202010 июн 2020
11
~1 мин