Социаль челәрдәге төркемебездә аркандагы әтәчкә багышлап дүртюллыклар бәйгесе игълан иткән идек. Инде менә нәтиҗә ясар вакыт җитте. "Дусларым, әйдәгез дүртюллыклар язып алыйк әле түбәндәге рәсемгә. Язасы килгән кешегә ирек - дүрт юлдан күбрәк булса да ярый. Я, кайсыгызның каләме үткенрәк икән, башладык...", дип мөрәҗәгать иткән идек "вконтакте"дагы төп төркемебездә. Безнең актив укчыларыбыз ялындырып тормады, шунда ук яза башладылар. Бәйгебезгә егермеләп шигырь килеп иреште. Катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. "Я, җәмәгать, беренчелекне кемгә бирәбез соң? Нинди теләк-тәкъдимнәрегез бар???", дигән мөрәҗәгатькә укучыларбыз "әлбәттә Илсөя Һадиевага" дип җавап бирделәр. "Халык сүзе - хак сүз" ди, котлыйбыз Илсөя ханымны җиңүе белән!!! Һәм кечкенә генә истәлек бүләге тапшырабыз. Бәйгебезнең иганәчесе Гөлия Закирова, аңа мең рәхмәт, эшендә, тормышында уңышлар телибез!!! Сезнең игътибарга Илсөя Һадиеваның "гонаһлы әтәч"кә атап язган шигырьләрен тәкъдим итәбез, уены