Татар кешесе, төп халкын рус милләте тәшкил иткән илдә яшәгәнлектән, электән үк рус телен өйрәнергә мәҗбүр булган. Бигрәк тә, армиягә яки сугышка киткәч, рус телен тиз арада өйрәнү зарурлыгы туган. Чөнки бу телне белмәсәң, башкалар белән аралашу мөмкинлеге булмаган. Шуңа күрә татарлар ничек булса да телне өйрәнеп, ватып-җимереп булса да сөйләшергә омтылган. Кайберәүләр телне өйрәнеп кенә калмыйча, рус халкы иҗатына, мәдәниятенә гашыйк булганнар. Кайбер татар солдатлары рус җырларына мөкиббән китеп, аларны дәфтәрләренә язып алып, ятлап, җырлап йөргәннәр. Элек кенә түгел, хәзер дә татар яшьләре рус эстрадасына шашынып табыналар, дисәк тә, зур хата булмас.
Эш спецификасы буенча төрле архивларда эшләп утырырга туры килә. Эшләгән вакытта гарәп, латин, кирилл графикаларында бик күп борынгы һәм бик үк борынгы булмаган кулъязмаларны өйрәнү барышында кызыклы язмалар да очрый. Мәсәлән, күптән түгел кириллицада язылган, 1942 елга караган бер кулъязма дәфтәрдә бер рус җыры игътибарны җәлеп итте. Ул рус телендә булса да, татар кешесе – Мәүлетов Рәүф Сәгыйтьваккас улы тарафыннан язылган.
Бу кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм анда үзенең бөтен күргәннәрен язып калдырган. Җырны, ул үзе иҗат иткәнме, әллә берәр кешедән ишеткәнме яки күчергәнме – анысы билгеле түгел. Үзе чыгарган булуы бик мөмкин, чөнки башка битләрдә аның үзе тарафыннан иҗат ителгән сугыш бәетләре, шигырьләре урын алган, шулай ук җырда “Твой сынок Рауф – не счастливый” дигән җөмлә дә бар, димәк, авторы да үзе булып чыга. Шунысы кызык: әлеге әсәрдә орфографик, орфоэпик, стилистик хаталар санап бетергесез күп, сүзләрнең һәрберсендә хата ясалмыйча калмаган, хәтта бер сүздә өчәр хата да очрый, хәтта “песня” дигән сүз дә “песно” дип бирелгән.
Бу җырны язган яки күчергән кешене битәрләп булмый, чөнки ул заманда, ягъни сугыш вакытында сүзләр язылышына түгел, ә башка мөһим нәрсәләргә игътибар итәргә туры килгән бит. Моны барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз.
Әмма бүгенге көндә хаталар белән язучы кайбер мәктәп укучыларына бернинди аклау була алмый, андыйларга оят булырга тиеш, Чөнки хәзер без тынычлыкта, иминлектә яшибез, шул сәбәпле, барыбызга да укырга, өйрәнергә, белемебезне күтәрергә бөтен мөмкинлекләр бирелгән.
Түбәндә укучыларны телгә алынган әсәрнең тексты белән таныштырып үтәбез.
Песно.
А я солдат Из россия. Ваявала дени ноч.
Галя моя дорогая ты незяеч где я.
Посадила на вагоне стаяла часавая.
В везли меня заграници на чужуй страни.
Сейчас хожу на плину под конбуем о
Германце. Дети моей лубемая
Оне осталис сиротой. Черный брубе
Черная глаза дети моя золотая
Мамо мьлья родела меня, лучше
Я не родельса папо серцо не болелбо.
Тывая сенок рауфа не часлевеи он
родельса. Папо меня учельса студентом
Я ходельса. Мамо меня ой лубела
тепири кого ты лубеч. Часч моий
ручная перидай мои сестрей.
Кольцо мои вельчальная перидай
Маеи о жоне. Сматрити мой
Карточки не заботи вы меня. Если мы
Не уведемса прасти мыльй папинко.
Если мы не вырномса поминайти в меня.
(конец.)
Писал Мавлюдов Рауф Садивакасавеч 1942-1945 г.