Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Түбән Камада һәм Яшел Үзәндә коронавирус йоктыру очраклары кисәк арткан

Узган тәүлектә Татарстанда 40 кешедә COVID-19 тбылган Бүгенгә Татарстанда COVID-19инфекциясен йоктырган 40 кеше табиблар күзәтүе астына алынган. Кырык очракның берсе дә читтән кертелгән түгел. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 32 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның яше бүгенгә түбәндәгечә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 15, 50 яшьтән 60ка кадәр - 14, 60тан 70кә кадәр - 6, 70-80 яшьлек - 3 һәм 18яшьтән 30 яшькә кадәр ике кеше. Авыручылар географиясенә күз салсак, Яр Чаллы һәм Түбән Камада вирус йоктыручылар кискен арткан: Яр Чаллыда - 12, Түбән Камада - 11, Казанда - 11, Тукай районында - 2, Азнакай, Әлмәт, Биектау, Лениногорск, Питрәчтә берәр кеше әлеге чирне йоктырган. 21 июньгә Татарстанда барлыгы 4192 COVID-19 очрагы теркәлгән. 3059 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32се узган тәүлектә. Дәвалануга мохтаҗ 1121 кеше тәшкил итә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Вебредактор.

Узган тәүлектә Татарстанда 40 кешедә COVID-19 тбылган

-2

Бүгенгә Татарстанда COVID-19инфекциясен йоктырган 40 кеше табиблар күзәтүе астына алынган. Кырык очракның берсе дә читтән кертелгән түгел. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 32 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның яше бүгенгә түбәндәгечә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 15, 50 яшьтән 60ка кадәр - 14, 60тан 70кә кадәр - 6, 70-80 яшьлек - 3 һәм 18яшьтән 30 яшькә кадәр ике кеше.

Авыручылар географиясенә күз салсак, Яр Чаллы һәм Түбән Камада вирус йоктыручылар кискен арткан: Яр Чаллыда - 12, Түбән Камада - 11, Казанда - 11, Тукай районында - 2, Азнакай, Әлмәт, Биектау, Лениногорск, Питрәчтә берәр кеше әлеге чирне йоктырган.

21 июньгә Татарстанда барлыгы 4192 COVID-19 очрагы теркәлгән. 3059 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32се узган тәүлектә. Дәвалануга мохтаҗ 1121 кеше тәшкил итә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Вебредактор.