Шода авылында гомер итүче, "Якты юл" җәмгыятенең алыштыргысыз механизаторы булган Нуретдин Гайсинны хезмәттәшләре шаяртып "Атказанган" дип атый. Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Нуретдин Гайсинга 2015 елда "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән исем бирелә. Бик лаек иде инде ул аңа. Нинди генә арган чагы булса да, елмаеп эндәшер, якын итеп хәл белешер. Әле алай гына да түгел, гаиләсендә дә якыннарына һәрчак олы терәк ул.
– Армиядән кайтканнан бирле руль артында инде мин. Элегрәк "К-700" тракторында эшләсәм, хәзер "К-744"не иярлим, – ди Нуретдин абый. Аның басуда төнгә кадәр эшләп, инде кеше уянганчы кабат кырда булып, эш нормасын икегә арттырып үтәгәне авылдашлары күзалдында. Һәр ел саен җир эшкәртүдә беренчелекне бирмәгән Нуретдин абый бик күп мәртәләр алдынгылар слетында катнашып, истәлек бүләкләренә ия булды. Ә бу мактаулы исемнәр, кыйммәтле бүләкләр артында механизаторның тырышлыгы, үҗәтлеге, күпме йокысыз төннәре яшеренгән. Беренче класслы механизатор, үз эшенең остасы,