Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Тузганак терлек азыгы түгел

«Сосна» күмәк хуҗалыгында сенажга егылган люцерна һәм басуларны баскан «сары чәчәк» – тузганактан экспресс-лаборатория ярдәмендә анализ алынды. Нәтиҗәсе язмабызда.

-2

Кичәге киӊәшмә барышынында терлек азыгы хәзерләүнеӊ торышы турында, аны тулы көченә башларга кирәклеген район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчеләрнеӊ кат-кат исләренә төшерде. «Сосна» күмәк хуҗалыгында сенажга егылган люцерна һәм басуларны баскан «сары чәчәк» – тузганактан экспресс-лаборатория ярдәмендә анализ алынды.

-3

Бу экспресс лаборатория бик кыйммәтле – бәясе 1 миллон 800 меӊ сум. Әмма 2-3 минутэчендә азыкныӊ, үләннеӊ составы турында кичекмәстән анализын күрсәтә. Үткәрелгән тикшерүнеӊ нәтиҗәсе – иӊ кирәкле матдә булган каротин тузганакта люцернага караганда 10 тапкыр ким икән. Тузганактан сенаж әзерлим, дип йөрмәгез, күпьеллык үлән басулары – өч, күп дигәндә 4 елдан инде эшкәртелеп, яӊа мәйданга күчерергә кирәк, диде район башлыгы.

-4

Печәнгә төшүнеӊ иӊ кирәкле вакытын кулдан ычкындырмаска кирәклеген урыннарда аӊласалар да, үләннәрнеӊ кыска, массаныӊ аз булуын сәбәп итеп, эшкә керешү әле дә сузыла

-5

Баш мөхәррир

Фото: автор