Узган тәүлектә covid-19 инфекциясен йоктырган 7 татарстанлы хастаханәгә урнаштырылган. Татарстан Президенты аппараты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова бүген 53 яңа covid-19 очрагы раслануын, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырылуын хәбәр итте. 7 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 46 кеше өйдә дәвалана. Аларның хәле җиңел яки симптомсыз формада авырыйлар. Яшь төркемнәре буенча күпчелекне 30 яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр тәшкил итә, алар бүгенгә – 25, 18-30 һәм 50-60 яшьлекләр арасында сигезәр очрак, 60-70 яшьлек – 7, 70-80 яшьлек 3 өлкән кеше һәм 18 яшькә кадәр 2 бала коронавирус йоктырган. Йоктыручыларның күпчелеге шәһәрләргә туры килә дип тә, әйтеп булмый, бүгенге саннар шуны күрсәтә. Казанда – 21 булса, Чүпрәле районында – 10 очрак теркәлгән. Монда, миңа калса, уйланырга урын бар. Яр Чаллыда – 9, Яшел Үзәндә – 4, Әтнә, Алабуга һәм Питрәч районнарында икешәр очрак расланган. Түбән Камада, Биектауда һәм Лаеш районнарында берәр очрак теркәлг
Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа 53 очрагы расланган
2 июня 20202 июн 2020
2
~1 мин