Уфф, шөкер! Әле мин бу байлыкны чыгарып ташлыйсы булырмы, дигән идем, юк икән. Маска-перчатка киеп йөрү режимы кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында элеккечә үк гамәлдә кала. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында чыккан. 374 номерлы карарның 8 пунктындагы җиденче абзац нигезендә, кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскасыз йөрү тыелган иде. Хәзер бу чикләү транспортта йөргәндә, кибеткә һәм хезмәт күрсәтү урыннарына кергәндә генә гамәлдә булачак, шулай ук бу очракларда перчатка кию дә мәҗбүри. Баш мөхәррир. Фото: автор
Татарстанда бүгеннән җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр, әмма...
8 июня 20208 июн 2020
9
~1 мин