Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Сак йөрегез юлларда, юлыкмый хәвефләргә

Редакция янындагы Чепья чатында машиналар еш бәрелешә. Бәрелгән тавышка йөрәкләр кысылып куя, җиңелчә генә микән, кешеләргә зыян килмәгәнме, дип борчыласың.

-2

Сихерле җир булды бу тәмам, дип куясың. Сихере инде аның шунда, чатка борылганда, я чаттан чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәп бетермәү. Бүгенге һәлакәтне юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары ачыклап бетерер, анысы. Хөрмәтле райондашлар, ямьле көннәрдә дә машиналарда хәвефсез йөрик, үзебезне һәм якын-тирәдәгеләребезне саклыйк. Аз гына бәрелүдән дә сәламәтлеккә зыян килеп калырга мөмкин бит. Һәрбер шоферга, юлчыга имин юллар насыйп булсын!

-3

Зөлфия Шакирова Фото: автор