Районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре рәисләре, белгечләре иң элек җәмгыять басуында заманча яңа төр техникалардан булган "FEAT AGRO" чәчү комплексы, “Туман” маркалы машина белән якыннан таныштылар.
“Дуслык” җәмгыяте рәисе Николай Колоколов ике техниканың да ни дәрәҗәдә эшләве хакында сөйләде, район башлыгы Рамил Нотфуллин киләчәктә әлеге техникаларның аеруча да кирәк булачагы хакында белдерде. Килгән вәкилләр техникаларны янәдән рекламалады.