Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан начар эш-гамәлләр кылмый, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белә.
"Матурлык- дөньяны коткарыр !"- дип язган бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан начар эш-гамәлләр кылмый, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белә. Җәмгыятебезгә икмәк ничек кирәк булса, матурлык та кирәк.
Фотосурәттә безнең матур капкабыз! Аның өске бизәкләрен Бөрбаш авылының алтын куллы ир-егетләре - Шәйхетдинов Рамил абый һәм аның мәктәптә укучы ике улы ясады. Астагы бизәкләрне Курмала авылыннан Ирек абый шулай ук улы белән ясап бирде. Халкыбыз кулыннан эш килә торган осталар турында: "Кулларыннан гөлләр тама!"- дигән гыйбарәне куллана. Әлеге сүзләр шушы уңган-булган егетләргә карата әйтелгәндер дә инде! Матурлык тудыручы осталарга мең рәхмәт!