Республикада яңа таҗлы вирусны йоктыручылар саны 1832гә җиткән, шуның 71е соңгы тәүлектә. Шулай ук узган тәүлектә 165 кеше терелгән.
Республикада яңа таҗлы вирусны йоктыручылар саны 1832гә җиткән, шуның 71е соңгы тәүлектә. Шулай ук узган тәүлектә 165 кеше терелеп өйләренә җибәрелгән.
Табигый ки, авыручылар саны зур шәһәрләрдә күбрәк, әммә шул ук вакытта районнарда да дүртәр-бишәр вирус йоктыру очраклары теркәлеп тора. Узган тәүлектә, мәсәслән: Казанда 30, Яр Чаллыда 22, Алабугада 5, Әлкидә 4, Арчада 3, Әгерҗе, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама һәм Теләче районнарында берәр очрак теркәлгән.
Авыручыларның яшенә килгәндә - урта һәм 50-60 яшьтәге кешеләр күпчелекне тәшкил итә. Бүгенгә исә 50-60 яшьлек 15 кеше, 30-50 - 14, 60-70 - 13, 18 яшькә кадәр - 11, 80-90 - 7, 18-30 - 6 һәм 70-80 яшьлек 5 кеше covid-19 вирусын йоктырган.
Райондашларыбызны үзизоляция режимы талпләрен тиешенчә үтәргә чакырабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.