Найти в Дзене
телтөбе

Юныс Аминовның "Кичеккән тәүбә" китабы

2016 ел, Әлмәт. Мин улым белән апамның ансамбле концертына килгәч, фойеның бер өлешендә китап киштәсен күрдем. Шул киштәгә якынрак килгәч, анда китаплар күп түгел иде. Күз төште алсу төстән обложкалы китапка. Аның исеме «Кичеккән тәүбә» булып чыкты. Русчага тәрҗемәсе - «Запаздалое раскаяние». Авторы Юныс Аминов икән. 1982 елда үлде. Карале, ишеткән дә юк, әсәрләрне күргән дә юк. Ә монда 343 битлек китап, 6 спектакль әсәрләре белән. Тиражын карадым: бары 400 данә, бик аз дип фикерләдем. Мондый китап кулыма эләккәч, укымыйча булдыра алмадым. Әсәрләрнең дә исемнәре нинди: «Минме? Мин», «Син ашадың башымны», «Кичеккән тәүбә», «Кан кардәшләр», «Чишмәдә сабан туе», «Үлемнең үлеме», «Сөймим, дисәң дә», «Син ашадың башымны», «Минме? Мин». Егерме ике ел элек Уфада «Туган тел» җырлар конкурсының гала – концертында Айрат Халиков «Тәүбә» җырын җырлады, шунысы келт итеп искә төште. Мин әле бәләкәйрәк, шуңа җырның бөтен мәгънәсен аңламадым, ләкин җырның аранжировкасы, җырчының манерасы бу җыр бик

2016 ел, Әлмәт. Мин улым белән апамның ансамбле концертына килгәч, фойеның бер өлешендә китап киштәсен күрдем. Шул киштәгә якынрак килгәч, анда китаплар күп түгел иде. Күз төште алсу төстән обложкалы китапка. Аның исеме «Кичеккән тәүбә» булып чыкты. Русчага тәрҗемәсе - «Запаздалое раскаяние». Авторы Юныс Аминов икән. 1982 елда үлде. Карале, ишеткән дә юк, әсәрләрне күргән дә юк. Ә монда 343 битлек китап, 6 спектакль әсәрләре белән. Тиражын карадым: бары 400 данә, бик аз дип фикерләдем. Мондый китап кулыма эләккәч, укымыйча булдыра алмадым. Әсәрләрнең дә исемнәре нинди: «Минме? Мин», «Син ашадың башымны», «Кичеккән тәүбә», «Кан кардәшләр», «Чишмәдә сабан туе», «Үлемнең үлеме», «Сөймим, дисәң дә», «Син ашадың башымны», «Минме? Мин».

Егерме ике ел элек Уфада «Туган тел» җырлар конкурсының гала – концертында Айрат Халиков «Тәүбә» җырын җырлады, шунысы келт итеп искә төште. Мин әле бәләкәйрәк, шуңа җырның бөтен мәгънәсен аңламадым, ләкин җырның аранжировкасы, җырчының манерасы бу җыр бик җитди һәм катарсис кичерергә мөмкин булганын тойдым. Сүзне ишеткән дә юк әле, шуңа мәгънәсенә ныклап төшенә алмадым.

Бу киштәдә китаплар алмашка, әгәр үзең берәр китап китерә аласың, димәк, мондагы бер китапны ала аласың. Минем үзем белән бернинди китап юк иде. Шуңа мин үзебезнең поселокка кайткач, китапханәгә бардым. Китапханәчедән сорадым: «Сездә Амин Юнысовның китабы бармы?» Исем, фамилияне бутадым, хәтер бит. Ул эзләргә кереште. Эзләде – эзләде дә, аннары миңа килеп: «Ул Юныс Аминов түгелме?» Мин: «Ә, шулай да булырга мөмкин». Аннан ул рәтләп тезелгән китаплар арасыннан миңа шундый ук алсу төстән обложкалы калын гына китап бирде. Минем шатлык эченә сыймады! Менә хәзер укыйм да, дөньяның бөтен аңлашылмаган яклары ачылар миңа, дип эчкерсез уйладым. Өйдә, улымны балалар бакчасына илткәч, үлгән тынычлык урнашкач, мин әсәрләр укый башладым. Ләкин күз алдыма барын китерергә ничектәр авыррак. Аерым – аерым абзацлар күз алдыма килә, ә тулаем әсәрнең агышын китерә алмыйм. Ну, анысы – сәбәпләре аңлашыла бит инде: мәктәптә дәресләр урык- сурык, шуңа өстәп татар теле дә түгел, башкорт теле. Балачакта безгә Уфага Камал теарты килгән иде, мин, әни, апам шунды бардык. Анда «Казан егетләре» спектаклен карадык. Шәһәр егетләре дүртәү, җәй көне авылга кайтып үзләренә иптәш кызлар эзләгәннәре турында. Җиңел, музыкаль спектакль. Ә бу китапта әсәрләр катлаулы, монда уйларга кирәк, тормышның ыгы – зыгы турында, хезмәт иткәндәге мөгәмәләләр, һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында.

Кияүгә һәм кәләшкә бал каптыру, телләре бал кебек баллыбулсын өчен. Татарларның туйның гореф - гадәте.
Кияүгә һәм кәләшкә бал каптыру, телләре бал кебек баллыбулсын өчен. Татарларның туйның гореф - гадәте.

Кичеккән тәүбә.

Хәлле гаиләдә кызны кияүгә бирергә торалар. Белгән кешеләрнең малаен кияү итеп күздә тоталар. Аны таныштыру өчен егетнең атасы белән кунакка чакыралар. Яшьләр сайрашалар бер – берсенә мәхәббәт хисләрен белдереп. Кыз әби карамагында күбрәк үсте, әбисе намазын калдырмый. Ләкин кызны укуга җибәргәч, ул үз-үзен белеп яши. Туйга барысы әзерләнгән, кызга сандык, мул табын. Туйны ике көнгә суздылар: беренче көнне никах укытып, икенче көнне кунаклар чакыртып. Кызның исеме Миләүшә, егетнең Фердинант. Никахтан соң, кыз егетенә, ул кыз түгел икәнен серләшеп әйтте. Егет кыздан: «Сине көчләмәделәрме? Яисә байлыкка кызыгып түгелме?» дип сорады. «Юк, диде кыз. «Үз теләгең белән? «Әйе, мәхәббәт белән булды» - җавап кайтарды кыз. Икенче туй көне иде. Кунаклар килделәр. Менә бәлеш һәм пирог кисәргә вакыт килде. Беренче бәлешен гореф- гадәт буенча кызга кисәргә куштылар. Икенчесен егет кисәргә тиеш иде. Ләкин ул кинәт, «Булдыра алмам» дип өстәлдән торып чыгып китте. Бар кунаклар пышы- пышы килделәр. Кыз гаебен таныды. Әсәрнең кульминация шул урыннан башлана. Кызның озын монологы, мине дөрес тәрбияләмәдегез дип, бөтен караган әйбер- затлы кием, кыйммәтле җиһаз алу. «Мин нинди кинога һәм кем белән барганны кызыксынмадыгыз да» диеп. Аның ачынып әйткәнен ишетеп калган олы яшьләрдәге ир кияүгә тәкъдим ясап карады. Ләкин кыз кире какты. Үзенең Фердинанты да бергә булырга дәште, «гел яратып торырмын» дип. Әти - әнисе дә үзен гафу иттеләр. Ләкин кыз үлергә карар итте. «Мәхәббәт- чиксез газап икән, ләкин ул тормышның яме» дип кыз агуын эчеп куйды.

Кан кардәшләр.

Газ эшкәртү заводында цех начальнигы Хисами картның балалары да эшли. Аңа пенсиягә китәр алдыннан берәр кешене тәкъдим итеп гариза язарга кирәк. Мәснәви – өлкән улы, инженер, Ләззәт – кече улы, инженер, икесе дә цех начальнигы ярдәмчеләре, Сәрдия – өлкән кызы, компрессор машинисты булган, хәзер өйдә - декретта, һәм Нәзимә – завод идәрәсендә секретарь — машинистка.

Тик ул чын мәрхәмәтле туганлык мөнәсәббәтләре булмагач, ә булса да, бик киеренкеле һәм якын кешеләр арасында каршылыклар булган спектакль. Хисами Сәрдия кызының киявен калдырырга ниятләде. Шуңа үз туганнары белән кан – кардәшләр булсалар да, чын дус- ишлек юк дәрәҗәсендә.

-3

Минме? Мин.

Колхозда бухгалтер итеп эшләүчеләр: Җания, Сәгъдия, Рәйхана. Сәгъдия- өлкән, тәҗрибәле, Рәйхана – яшь, яңа килгән кеше. Җания- уңган – булган, эштә барысын булдыра, өйне әйбәтләп карый, һәвәскәр театрында да баш рольне оста башкара.

Комедиянең барышы күптән генә түгел Җаниягә хезмәт хакын күтәрделәр. Калганнарга – соңыннан һәм шул тиклем акчага түгел икән. Ләкин ул барыбер үпкәләде. Үпкәләр - «Минме? Мин авыруы белән чирләде. Ул, юри алдашып, үзен чирлим дип ялганлады да урын өстендә бер атна ятты. Азагында, аның эшен яхшы итеп башкара алдылар. Ахырында ире Тәфкил әйтте аңа: «Мин алыштыргысыз кеше!» дип саташтың шул син! Йорт эчендә унөч яшьлек Гөлнара алыштырды, бухгалтериядә – Сәгъдия апа, сәхнәдә – Рәйхана. Мин туктасам, кояш та туктар, дип уйлагансыңдыр да... Тик без югында да җирдә тормыш кайнаган... Тормыш без киткәч тә дәвам итәчәк. Чөнки халкыбыз бар. Халык булганда, алыштыргысыз җанкисәкләр юк, йөзек кашым.»

-4

Син ашадың башымны.

Сугыш алдыннан дуслашкан яры кулы гарипләнеп авылына кайта. Кызның инде авылга начар даны чыкты, ирләрне кичен өйгә алып керә дип. Шуңа да карамастан, бер 50 яшьләрдәге Әсфан исемле ир аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Яшьли ярын рәнҗетеп, Бәрия кияүгә чыга, өстәвенә шул 50 яшьлек ирдән балага узып. Шулай итеп, Әсфан беренче хатынын ташлап, Бәриягә өйләнә. Аның балалары – ике улы кичерә алмадылар аны һәм 20 ел күрешмәделәр.

20 ел узгач, алар үз кызларын кияүгә чыгарга әзерләнәләр. Кияү – эчәргә салгалый торган егет. Аның әнисе булачак килененә 8 мең сум акча тапшырам дип вәгъдә бирде. Кияү аларның йортларына хуҗа булуын да күз алдында тотты. Шуңа Бәриягә, йорттан китегез дип кисәтте, яисә кызыгызга өйләнмим, диде.

20 ел узгач, әсфан Бәрияне ялкытты, ул аннан китү юлын эзли башлады. Әсфанның балаларына «Килегез, бәхилләшик» аның исеменнән телеграмма җибәрде. Ә үзе беренче ярын иске алып, чагкыртып һәм аны туй ясарга үгетләде. Ләкин тегесе инде тәкъдимен кире какты. Әсфан балаларында яшәргә хакы юклыгын дәлилләде. Шунысын кәләш лдында да кат-кат әйткәч, кыз аңлады ни өчен ул аңа кирәк икәнне. Моны ачыклагач, кызлары Хәтирә туй булмаячагын әйтте һәм атасы белән үз өйләренә калырга теләде. Анасы күрше авылдан үз яшьләр тирәсе ир – ат аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясарга өлгерде, «шуңа аңа гына китим инде бу йорттан», диде.

Әсфаннын соңгы сүзләре: Мөхсинәм белән көлешә- көлешә генә яшисе иде дә бит... (Бәриягә) Син ашадың башымны.

Бәриянең соңгы сүзләре: Миңа да Габдрахман (беренче яры) белән генә яшисе иде дә.. (Әсфанга) Син ашадың башымны... Юк, сугыш ашады безнең башны.

Соңгы җөмләне Хәтирә әйтте: «Сезнең башны сугыш та, кеше дә ашамаган, сез үз башыгызны үзегез ашагансыз..»

-5

«Сөймим, дисәң дә»

Нефть чыгара торган бораулар бригадасына аларны туендырырга яшь кенә Нәҗибә пешекче килә. Башта ул нефтьчеләр турында түбәнрәк фикердә иде, имеш алар экология турында уйламыйлар, физик эш кенә итеп күрде, «бусагасын да «сөймим дип атладым» дип әйтте. Ләкин тора – бора, ул 30 яшьлек Ясәвие гармунда уйнаганын, Ясәвие дә, Ядкәре дә җырларга да осталыгын күрде. Икесе дә гашыйк булганнар икән, һәм спекталб азагында аңа мәхәббәт аңлаталар. Нәҗибәнең йөрәге җилкенсә дә, берсенә хәтта мәхәббәт утлары чәчелсә дә, «Минем үз ярым әле алдадыр, ләкин сезне бөтенегезне җырдагыча «Сезне сөйми дисәң дә, сөярсең!» дип күңелләрен шатландырды.

-6

Юныс Аминов – 1950 – 1970 еллар татар драматургиясе һәм театр сәнгатендә аерым бер урын алып торучы, сәхнә әдәбияты үз йөзе, үз иҗади кыйбласы булган каләм иясе. Ул – 30 еллык иҗат гомерендә 13 комедия, 6 драма, 6 бер пәрдәлек пьеса язган. 13 китап авторы. «Кичеккән тәүбә» китабыннан башка спектакльләр: «Тикшерү», «Латыйфа», «Саран малы саранның үзе ашый», «Тамырлар» (беренче версия «Яктыдан – яктылыкка»», «Язылмаган законнар» (1950-1955), «Гөлчәчәк» (1963), «Минем җинаятем» (1971), «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (1972), «Умырзая чәчәкләре» (1967), «Сатучылар» (1961), «Кошның үз канаты була» (1967), «Өти балак» (1968), «Уҗым бозавы» (1968), «Сафура бураннары» (1974).