Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Ивановның вафатына инде шактый, әмма аның батырлыгы хакында күршеләре онытмый. Павел Иванович Иванов 1904 елны Сала-Көшкәт авылында дөньяга килә. 1941 елның октябрь аенда сугышка алына, өч тапкыр яралана. Соңгысында сул аягын кисәргә мәҗбүр булалар.
– Волхов фронты, 1944 ел. Аңыма килгәндә сулы окопта ике тәүлек яткан булганмын. Аякларым бернәрсә сизми. Гангрена башланган булган, шуңа сул аягымның тездән югары кистеләр. Аягыма миномет кыйпылчыгы тигән булган, – дип сөйли торган булган ул исән чагында.
Сугышчан батырлыклары өчен Павел Иванов “Кызыл йолдыз” ордены, “Германия җиңгән өчен”, “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан бер аяксыз кайкан өлкән сержант Павел Иванович 22 ел буе Балтач сельпосында баш бухгалтер булып эшли. Өйләнә, тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Бөек Ватан сугышы ветеранының вафатына быел 18 майда 29 ел була. Тормыш иптәше белән улы да инде гүр ияләре. Кызы читтә яши, олы