Найти тему
Татарский Мир

Ибне татар – Мәҗит Гафури

Яшь Мәҗит  ибне татар
Яшь Мәҗит ибне татар

Мәҗит Гафуриның онытылган шигырь юллары

Татар халкының Башкортстан туфрагында туып-үскән яки ниндидер сәбәпләр аркасында әлеге төбәккә күченеп, анда гомер кичергән атаклы шәхесләре бик күп. Әлеге исемлеккә күренекле дин эшлекләрен, әдипләрне, табибларны, мөгаллимнәрне кертергә мөмкин. Алар үзләренең киңкырлы иҗатлары, данлыклы хезмәтләре белән мәдәният һәм фән алгарышына, тормыш яңарышына, халыкларның фикер үсешенә, бигрәк тә, толерантлык һәм дуслык мөнәсәбәтләре урнашуга зур өлеш керткәннәр. Үз вакытында әлеге шәхесләр ике тугандаш халык тарафыннан да танылу алганнар. Ләкин, ни кызганыч, соңгы вакытта аларның кайсы милләт вәкилләре булулары турында бәхәсләр күтәрелә башлады. Татар халкы аларны “татар” дип, башкортлар исә, “башкорт” дип күрсәтергә омтыла. Бәлки әлеге бәхәсләрне читкә куеп, әлеге шәхесләрнең үзләренә сүз бирик. “Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың”, - ди бит татар халык мәкале.

Башкортостанда туып-үсеп, шунда гомер кичергән күренекле шәхесләребезнең берсе Мәҗит Гафури. “Алмашыну” шигырендә ул үзен “ибне татар”, ягъни “татар улы” дип күрсәтә:

[...]Караңгы бары бетеп таңнар атар,

Ни сәбәпле безнең халык гафил [ваемсыз] ятар?

Һәрничек гафил яту ярамас дип,

Шигырь язды Гаделмәҗид – ибне татар.

Ә “Ана теле” шигырендә исә, үзенең ана теле – татар теле икәнлегенә басым ясый:

Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел;

Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел[…]

Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән,

Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,

Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм […]

Әлеге юллардан соң, бәхәс кузгатырга нигез калырмы икән?

Мәҗит Гафури (тулы исеме - Габделмәҗит Нурганиевич Гафуров) 1880 елның 20 июлендә элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзер Башкортостанның Гафури районы) Җилем-Каран авылында укытучы гаиләсендә туа. Башта үз авылында әтисе укыткан мәдрәсәдә, аннан соң күрше Үтәш авылы мәдрәсәсендә укый. Шул елларда берсе артыннан берсе әтисе белән әнисе үлеп китә. 1896 елда ул зуррак мәдрәсәдә уку нияте белән Уфага китә, әмма ярлылыгы аркасында теләгенә ирешә алмый. 1898 елда Троицк шәһәренә барып “Рәсулия” мәдрәсәсенә керә һәм анда 1905 елга кадәр белем ала. Шагыйрьнең язучылык эшчәнлеге дә Троицкида башлана. 1901-1902 елның кышында ул үзенең беренче әсәрен – “Ишан шәкертләренә” шигырен яза. 1904 елда әдипнең беренче – “Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт” исемле шигырьләр җыентыгы һәм “Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек” хикәясе дөнья күрә.

1905 елда яшь шагыйрь Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә, ә 1906 елда кабат Уфага китә һәм ахыргы көннәренә кадәр шушы шәһәрдә яши. Ләкин иҗади, мәдәни һәм башка көн кадагында торган мәсьәләләрне чишү максаты белән еш кына Казанга юл тота. Гомеренең калган күпчелек өлеше ике шәһәр арасында йөреп уздыра, дисәк тә ялгыш булмас. Ул “Кара йөзләр”, “Тормыш баскычлары”, “Шагыйрьнең алтын приискасында”, “Ачлык тырнагында” исемле әсәрләре белән билгеле.

М.Гафури 1934 елның 29 октябрендә Уфада вафат була.