Эпилог урынында татарчага җиңел тәрҗемә ителми торган төрек Susamam ("Эндәшмәмим"?) клибе:
Төрек җәмагате проблемалары турында рәп-марафон табигать проблемаларыннан башлана.
Чыңгыз Хан заманында аккан елгадан кул юуның хакы үлем иде.
Менә моннан безгә төрекләрнең кеше белән табигать мөнәсәбәтләренә халыктагы карашы күренә. Чыңгыз Хан заманы табигать белән һармониядә яшәгән заманасы инде түгел, ләкин каты бозмаслык закон астында кешеләр табигатькә зыян китермәгән заманасы булып күренә.
Чыннан да, һәр халыкларда, цивилизацияләрдә "без табигать белән гармониядә яшәгән заманасы - алтын гасыр" фикере бар, нигездә ул бииик тә популярлашып гадиләшкән. Америкалар белән Австралиядә бу заман авропалылар тарафыннан ачышларга кадәр төп америкалыларның яшәгәне санала. Шулай ук Ауразия бөек даласында, Себердә, Идел буендагы фин-угыр халыкларда, башкортларда урыслар дәүләтенә кадәр булган яшәеше табигый дип санаучы кешеләр бар.
Чынбарлыкта барысы да катлаулырак. Мәсәлән, археология белән климатология мәгълүматлары буенча Африканың Сахара чүле үз алтын гасырын күргән, ә соңрак терлекчелек кабиләләре бу даланы чын чүлгә әйләндергән, әмма бернинди "алтын гасыр" риваяте дә юк анда (шундый терлекчеләрнең оныкларының хәзер дә анда яшәвеннән ме?). Америкаларда да "таш гасырдагы" күп хайваннар төрләренең үлеп беткәне "төп халыкларның" Америкаларга кереше белән бәйләнгән. Ләкин алар гына түгел, килмешекләр дә "төп халыкларның табигатьтә алтын гасырына" ышаналар.
Ауропада болайрак ышанулар күренми, борынгы пиктләр, бриттләр, келтләр, иберләр римлыларга кадәр табигатькә килешеп көн күрмәгәндер, илбасардай табигатькә каты күңелле булганнар имеш :) Антик, феодаль дөньяның табигатькә килешкәне турында сүз дә юк. Димәк бу фикер ул конкрет җәмагатьнең хәзерге заманның чагылышы, чын табигый тарихының түгелдер.
Вәт шуннан да татарларның шундыйрак карашлары да кызык. Чөнки алар, әлбәттә, табигать турында аңлатмас, татарлар үзе турында күп аңлатаячак.
Баштан безгә ачык чынбарлыкка карарбыз. Гугл-карталарында "спутник күренешен" сайласагыз Татарстан-Марий Эл чикләре "табигый" булып күренә: Татарстан ул сирәк урманнар чиратлашкан еш кырлар. Марий Эл ул тоташ урман булып күренә. Ник татарлар белән чирмешләр шундый төрле ландшафтта яши?
Нәрсә беренчел: авыл хуҗалыгына ярамаган урман астында комлык дюналарына төрки халык та күчмәгәнме, җирле халык та экономик үзәкләрдән еракта булганлыктан татарлашмаганмы, яки шул җирне җитмичә татарлар аның ландшафтын Татарстанныкыга әйләндермәгәнме, ә җитсә иде, шундый ук булганмы бу?
Ләкин чирмешләрдә "урыслар килгәнче илебездә табигатькә килешеп кешеләр яшәгәннәр" фикере бар, хәзерге заманча марий гадати динендә дә табигатькә борып торуы аерылып тора. Борын-борынгыдан күтәреп илткәнме ул, яки заманча сиздермичә "нью эйҗ" дулкынында күтәрелгән нәрсә? Минем шикләнүләрем бар.
Шуннан да шундый ук темага татарның уйланышы да кызык. Ләкин ул дөнья тарихына урнаштыруыннан бәйле.
Минем турист дустым, әлбәттә, үзе татар булып, бу картага карап "Без, татарлар, саф табигатне бетерүче саранча кебек. Без туктаган урыныда урман чиге дә" диде. Шул карашта татарга үзенә позитивмы, негативмы? Минемчә, ул татарларны ауропалы ак халык булдырып, "яңа дөньядагы" төп халыкларга каршылыкка куючы караш. Димәк, "без гаепле булса да, без дә җаваплы". "Урыс гаебе кирәкми, чирмешләр безне гаепләсә, без җаваплылыкка әзер" дип. Бу бераз "левацкий" формасында булса да, чыннан асылы үзе "уңрактыр": гаебен, җаваплылыгын алуы аша ауропа халыклары гаиләсенә татарны кертүче караш. Шундый күзлектән татарның тарихы авыл хуҗалыгы аркылы зур экономик үсеше алган (да саф табигатьне бетергән) булып күренә (мондый тарафтан да ауропалылар гаиләсенә кертә).
Ләкин төрле башка карашлар бар. Кемдер татарны урыслар килгәнче табигатькә килешеп яшәгәннәр "урман вә далалар балалары" булдырып күрмәкче. Бу караш чын "сулчыларча", ләкин "авропалы сулчыларның" түгел, ә өченче дөньядагы сулчыларның кебек. Ә ул караш та, нигездә, "уңрактыр": үзенекен гаепләмичә бер ауропа халкын гаепләп, үзене генә мактый.
Димәк, бу ике каршы карашны татар кешесе якласа да, икесе дә татарны мактый :) Ләкин бу ике системада төрле "яхшы нәрсәләр" бар. Кемне үзенең җавплылыгы күтәрә, кемне читнең гаебе.
Мораль? Мораль юк анда. Мин авыр хәлдә. Үзене тәнкыйтләүчене мин хөрмәт итәм, аларның көче, яхшырак киләчәккә омтылганын күрәм. Ләкин ике милләтән берсе генә гаепле булааллыктан татарның үзене тәнкыйтләүчеләр урыслар арасындагы үзене тәнкыйтләүчеләрне авыр хәлгә кертәләр ))) Шуннан да мәңге килешмәслек бәхес, бер икесенә түгел, ә һәркем үз үзене гаепләп калу мине рәхәтләндерер иде )))