Быел кыш уртасында Нөнәгәр урта мәктәбенә барырга туры килгән кешеләрнең барысының да күзе тәрәзә төбендә яңа өлгергән кыярлары белән кукыраеп утыручы үсентеләргә төшкәндер. Алар яныннан беркем дә тыныч кына үтеп китә алмады дип беләм. Кемдер фотога төшерә, кемдер ничек үстерүләре белән кызыксына. Әле бит янәшәләрендә шаулап үсеп утыручы, өлгереп килүче помидор, борыч үсентеләре дә бар. Баксаң, бу уку елында биредә Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә агрономия һәм авыл хуҗалыгы техникаларына хезмәт күрсәтү түгәрәкләре эшләгән икән. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү нияте белән башланган бу эш бик нәтиҗәле дә була.Әлеге түгәрәк белән башлангач сыйныфлар укытучысы Гөлназ Гафиуллина җитәкчелек итә. Түгәрәктә 7-8 сыйныфларда укучы 15 кыз шөгыльләнгән. –Без теория белән практиканы бергә алып барырга тырыштык, – дип сөйли Гөлназ. – Туфрак төрләрен аеру, чәчү әйләнешен көйләүдән алып, яшелчәләрне дөрес итеп чәчү, орлыкларның сакланышын күзәтү, аларны төрле корткычлардан, авырулардан