Мин күптән яшим, күптән инде "милли", "миллилек" темаларына кызыксынам, бу турыда төрле илләрдән төрле кешеләрне сорашам. 2008нче елдан минем походташ украин дустым бар. Аның һөнәре - график дизайнер. Аның ЖЖ белән фейсбугы аша аның янындагы тормышка караштыргалап торам. Ул үзе украинтелле белән рустелле җирләр чигендә торучы Николаевтан, эше буенча Киевтә торгалый.
Сез бит сәяси яктан белемле буласыз, һәр пост-Совет җәмгыятькә хас нәрсәләр беләсез. Төрле һөнәри даирәләр төрле сәяси карашларда торалар нигездә. Зур сәнәгый металл эшкәтү яки машина төзү заводларында эшләүчеләр яки эшләгәннәр совет нигезләрен яклап (милли тел, тышкы сәясәт, экономика, белем алу системаларына карашларында) торалар, ә заманчарак яки 1990нчы еллардан гына киң таралган эштә эшләүчеләр киресенчә, каршы юнәлешләрне яклыйлар. Бөтен пост-Совет илләрендә график дизайнерларга карасагыз, аның сәяси юнәлгәнлеген сорыйсы да юк. Этносы да, туган теле дә бернинди ролен дә уйнамый.
Украинда дизайнерларга милли һәм гражданлык темасының мөһим булуы ачык күренә, башка һөнәрләргә чагыштырганда. Үз үзе белән урысча язышканнары да постерләрен, "десигнләрен" украинча гына ясап алыштырып торалар. Менә шундый креатив. Шуннан да бернинди фикерне креативчарак социаль рекламага өйләндерүне яки коммерция рекламасын булдыртсалар алардан, алар "by default" рәвешендә аны украин телендә булдыралар. Бу аларга табигый булып күренә.
Миндә бер генә сорау. Ни өчен Татарстанда болай түгел? Әлбәттә, хәзерге график дизайн ул халыктай төрле-төрле "тармак", һәр сәяси караштагы кешеләргә урыны бар. Ләкин электә дә "татар милли җанлы профессиональ дизайнерларның" булганың ишеткәнем юк. Татарстанда ул тармактагы халык советча аңлатылган интернационализм идеалларына (димәк урыс тарафына өстенлек ул өстенлек түгел, ул табигый нәрсә дип санап) яки глобальләшкән карашларда (димәк инглиз-гарәп-кытай һб яхшы сатыла нәрсәсе ул иң яхшы нәрәсе) тора иде. Аерылышу да сизелә иде күптән түгел. Син көнбатышча модныйрак секси рәсемнәрне сызсаң иде, син милли җанлы түгел димәк, синең продуциясендә берни татар шрифты хәрефе дә булмас. Син "милли җанлы" булсаң иде, дизаеныгызда өч яшель-ак-кызыл буяу гына, шрифтларың гарәпчәрәктәй, сызыкларың кыпчак тюльпаннарыдай гына. Фсё! Уртасы юк. Читтән алып китергән түгел дә, үзенеке бабалардан калган юк кебек. Экспериментларны бик тә яратканнар Фаик Таһиров беркайчан булмаган кебек, Бакый Урманче беркайчан булмаган кебек, Болгарда манараларда куфический шрифттан язылган "нордик" гарәпчәсе булмаган кебек!
Хәзер, әлбәттә, үзгәрә төшә, шыпырт кына (ләкин музыкага чагыштырып караганда бииик тә әкренләп). Менә хәзер татарлыкны алып баручы "алтын уртасы" барлыкка килде. Тапталган иске примитив "милли җанлы" дизәен да түгел, бернинди татарлыгын беләсе дә килми торган глобальләшкән десигн дә түгел ул. Тамашачылар инде әзер, рәссамнар өлгермиләр, музыкантларны куып җитәләр генә :)
Ләкин берсе генә җитми. Чын сәнгать ул урамда канунны боза төшкән сәнгать. Шунысына кыюлыгы әле күренми :)