Найти тему
Балтаси - Хезмэт

«Радоница» белән!

Бүген православие динен тотучылар өчен зур бәйрәм - «Радоница» бәйрәме. Ул Пасха артыннан икенче атнаныӊ сишәмбе көнендә билгеләп үтелә. Халык телендә бу көн «родительский» дип тә атала.

Бу көнне зиратларда үлгәннәрне искә алалар, догалар укыйлар, кабер өсләрен чистарталар. Православие дин әһелләре зиратларда төле эчемлекләр куллануны хупламыйлар, бакыйлыкка күчкәннәргә бары дога уку кирәк, диләр.

Кызганыч, бу елда зиратларга бару тыелган. Шуӊа да карамастан, бәйрәм бәйрәм булып кала. Өйләрдә тәмле ризыклар пешереп, якыннарны, мохтаҗларны сыйлап, аларныӊ рәхмәтен алу үзе бер савап.

-2

Фото: автор

Баш мөхәррир.