Сәлам!
Бер баш катыргыч фикеремне уртаклашасым килә. Ялгышсам, хаталарыма төртеп күрсәтегез, шат булырмын )
Мин күптән Codex Cumanicus белән кызыксына идем. Төрле лингвистик өйрәнүләр нәтиҗәләре түгел, ә язылыш үзе, оригиналны күрәсем килгән иде. Шул вакытта мин scholar.google.com фәнни мәкаләләр эзләү системасын тапкан идем, шуның аркасында берничә кызык чыганаклар таптым. Шул чыганакларны мавыгып укып чыктым. Бер урында карашым бер сүзгә тотынды. Менә монда: https://archive.org/stream/codexcumanicusbi00kuunuoft#page/282/mode/2up
(сез дә буш вакытта бу чыганакны актарып чыгыгыз, бик кызык)
Кодекснең "Казан татарчасын" телгә алыну турында сүз дә юк. Ул бит кыпчак теле, Кырым янында берничә үзенчәлек булса да, төрле төркемнәрдә, барыбер бер, хәзерге нугайчага охшаган тел турында сүз бара. Казан татарчасы үзенчәлекләре ул соңрак нәрсә, Кодекс вакытында "болгарлык" дип санала торган үзенчәлекләре булмаска тиеш иде.
Менә шунда карагыз: чичек, чәчәк түгел бит! Аннан, көп күп мәгънәсендә языла. Янында да чоп, чүп түгел. Ә янында хәзерге татарчада чүпрәк.
Сез абразауный бит буласыз, хәзерге татар теле борынгы кыпчакчадан, хәзерге нугайчадан ничек аерыла беләсез бит. Оятыма каршы, дөрес татар терминологиясен гугл итеп чыгара алмадым мин (ул бар бит, мин ышанам, ә лингвистик терминнар сүзлегендә юк :( ), урыcча язылга мәкаләләрендә ул "Поволжский перебой гласных" дип йөртелгән нәрсә. Димәк, татарчаның и белән ә кыпчак-казакү-нугайчаның "озын э/е"-гә туры килүе, ү аларның озын ө-гә туры килүе, ө-нең аларның кыска ү-гә туры килүе, ул бит һәркем кызыксынганга ачык.
Шуннан да "чүпрәк" ул Кодекста "чөбрек" яки болайчарак булырга тиеш. Ә монда Юлиус Клапрот Казан татарларыннан үзе ишеткән сүзне керткән кебек))) (Аның Казанда булганы бар, әлбәттә).
Шуннан да мин шул чыганакның дөреслегенә, сафлыгына шикләнә башладым. Сез үзегез беләсез, Кодекс беркайдадан барлыкка килгәнче, "Слово о Полку Игореве" сафлыгына шикләнгәннәр. Кодекс аның сафлыгын төрки сүзләре язылышы аркасында исбат иткән. Ләкин Кодекснең үзенә шикләнүләр миңа ачык түгел. Ә хәзер үземнең дә бар. Барысы ул әллә-нинди бер чүпрәк сәбәпле )))