Эскиз авторы аны әкияти, милли матурлык, сәяхәтче-диңгезче батырлыгы кебек төшенчәләрне күздә тотып ясый.
Австралиядә яшәүче райондашыбыз, Смәел авылы кызы Финзия инстаграм битләрендә үзенең җылы, ихлас язмалары белән безне һәрдаим куандырып тора. Чираттагысы белән сезне дә таныштырырга булдык. “Бүген мин авылыма кергәндә ерактан күренеп торучы Кораб турында язам. Ул чишмә, җәмәгать. Матур, әйеме!? Аны 2002 елда ул чактагы күмәк хуҗалык рәисе Рәфыйк Гарифуллин тәкъдиме белән эшлиләр. Рәис башка беркайда да булмаган, кабатланмас чишмә ясау идеясен хезмәт һәм сызым дәресләре укытучысы Фәрит Нәҗметдиновка әйтә. Максат, әлеге бина Малмыж-Казан юлыннан күренеп торырлык булырга тиеш. Фәсхи урманы янындагы “Куыш” кизләвенә куелачак корылма эскизын сызу өчен Фәрит абыйга нибары 15 көн җитә. Укытучы ике төрле сызым тәкъдим итә. Ә рәис исә кораб формасында булганын ошаткан. Эскиз авторы аны әкияти, милли матурлык, сәяхәтче-диңгезче батырлыгы кебек төшенчәләрне күздә тотып ясый. К