Татарстан акчасына татарлар турында нинди пычрак фильм төшергәннәр! Имеш, бер Зөләйханы күтәрәбез, дигән булып, бөтен милләтне түбәнәйткәннәр, аяк астына салып таптаганнар. Чөнки вәхши Мортаза да, аның Анасы убырлы карчык та татарның җыелма образы буларак күрсәтелә. Иң начар, иң пычрак, иң явыз рәвештә күрсәтелә. Боларны үтергән өчен дә, талаган өчен дә кызганырлык түгел. Димәк, узган тарихтагы татарны да кызганырлык түгел - илсез-җирсез калганы өчен дә, телсез- динсез калганы өчен дә... Вәхши, ерткыч татар шулай бетәргә тиеш - халык күңеленә шул фикер сеңдерелә. Бу фильмны карагач, милләт үзенең татарлыгыннан җирәнергә тиеш - яшерен максат шул. Дөньяга күзләрең ачылу өчен, бәхетле булу өчен шул вәхши татарны үтергән урыс куенына кереп ятарга кирәк икән... Татар ясап калдырган балаңа урыс фамилиясен бирергә кирәк икән. Үзеңә, нәселеңә дә урыс булырга кирәк икән. Фильм менә шул турыда. Калган өлешен карап тормаска да мөмкин.
Инде фильмдагы деталь төгәлсезлекләре турында әйтеп тә торы