Балтач, авыл урамнары бушап калса да, һәрбер гаиләдә тормыш кайный, балалар көнозын укый. Бу сүзләрне мәктәптә белем алучы балаларга карата гына әйтүем түгел, балалар бакчасына йөрүче малайлар һәм кызлар да көннәрен нишлик инде дип уздырмый. Башта тәрбиячеләр җибәргән биремнәрне үтәп, шулар аша моңарчы алган белемнәрен ныгыталар, бары аннан соң гына уенга вакыт табалар. Әле анда да тәрбиячеләребез ярдәм итә аларга, төрле кызыклы уеннарны тәкъдим итәләр. Дөрес, бакча баласын да нигә азаплыйлар инде диючеләр бардыр. Тик менә бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә балалар рәхәтләнеп эшли ала торган биремнәр бирелә. Биредә без - әти-әниләр балалар белән иртәнге гимнастиканы да башкарабыз, математика эшчәнлеген дә алып барабыз, рус теленнән яңа темалар үтәбез, музыкада җырлыйбыз, өй шартларында көй чыгарып та карыйбыз, гомумән алып әйткәндә, баланың бакча режимын онытмаслык итеп, дәресләргә кызыксынуларын югалтмый торган итеп шөг