Беренче кызыбыз 9 нчы класста укый, быел ОГЭ елы, икенчесе 6нчы класс, өченче балабыз 1 класс укучысы булган балалардан торган гаиләгә, дистанцион уку кергән атна бик борчу белән үтте.
Ватылырга торган ноотбук, уч төбе кадәр телефонга программаны керткәч, борчу тагын да артты. Сүнеп китсәләр, чыдатмасалар дигән уйларны ирем эшләгән "МДСУ-1" идарәсе җитәкчесе бик тиз хәл итте. Күпбалалы гаиләләргә ноотбуклар бирелде. Баларның, безнең сөенечне сүзләр белән генә язып бетерергә мөмкин түгел. "МДСУ-1" оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясовка рәхмәтебезне җиткерәбез.
Балтач бистәсе.
Фото: Хәбибрахмановлар гаилә архивыннан.