Алисә Ибраһимовадан кызыл эремчекле алма пирогы рецепты. Камыр өчен. 200 гр. акмай; 100 гр.шикәр комы 2 йомырка 2-3 аш кашыгы кибет каймагы 300-350 гр.он (чама белән) ; 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разыхлитель); Бер чеметем тоз. Камырга онны акрынлап кушабыз. Аз булса бераз өстибез. Эчлек өчен. Кызыл эремчек (корт,тура),алма (шикәр кушып бераз гына парландырып-пешереп алабыз), 20 процентлы кибет каймагы, 2 аш кашыгы шикәр комы. Пирог өчен камыр басабыз. Майны шакмаклап турыйбыз, шикәр комын салып май белән бутыйбыз, 4 аш кашыгы он салып валчык хасил булганчы уабыз, ике йомырканы, кибет каймагын салабыз, калган онны + көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып, камырны басып бетерәбез. Артык йомшак булса 4-5 аш кашыгы онны кушарга була. Ике кисәккә бүлеп, кисәкләрне аерым элпәгә (пищевая плёнка) төреп, ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр ял иткәндә эчлекне әзерлибез. Алманы телемнәп турыйбыз, шикәр комы,1-2 аш кашыгы су салып парландырып пешереп алабыз.Суытырга куябыз. 100 грамм 20