Бүген иртәнге якта Балтач бистәсендә шәхси йортта янгын чыга. Район янгын сүндерү бүлегенә иртәнге сәгатьләрдә Балтачта шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр керә. Ике катлы йортның икенче каты янган һәм беренче катның эчке өлешләренә зыян килгән. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана. Гөлзидә Газизуллина Фото: ГУ ЧС