Найти тему
Rayshania G/А

КӨТӘМ...

Оглавление

Һаман сине күзлимен,

Һаман сиңа омтылам.

Бергә йөргән сукмаклар да

Күптән инде онытылган.

Тик шулай да өметем бар,

Сүнми ул кичке шәмнәр.

Шул шәмнең яктысыннан

Төшә күк синең шәүләң.

Бер килерсең, бер күрерсең,

-дигән, өметем зурдан.

Шуңа көтәмдер инде

Син элек киткән юлдан.

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Ихтирам белән, Раушания. Сәламәт булыйк!

Раушания Г/А
Раушания Г/А