Әйе, дөнья инде беркайчан да элеккечә булмас...
Кемдер мәңгелеккә узар, кемдер газизләрен җуяр, кемдер эшсез калыр, кемдер – ашсыз... Кемдер – башсыз...
Кичә генә кайнап торган тормыш бүген сүнеп ята... Өйләр ябык. Юллар ябык. Илләр ябык. Сугыш та юк – халык үлә. Байлар - бөлә. Тәкъдир - көлә... Саташкан Кешелек үз аягы белән салкын гүргә керә...
Дөнья инде элеккечә булмас... Комсызлыкта чиктән ашып, башкалар башына басып, туклыктан кикереп, күкләргә сикереп, гамьсезлектән уйнап-биеп тормас...
Дөнья инде элеккечә булмас... Бәндә киләчәккә зур планлар кормас. Җавап эзләр. Җавап тотар. Берьялгызы калып... Ни сәбәпле? Нигә болай? Кайда ялгыш?! Кемнәрнең күз яше, афәткә әйләнеп, ил өстенә яуды, кемнәрнең каргышы, зәхмәткә әйләнеп, җир өстенә ауды?!
Карагыз! Тыңлагыз! Онытмагыз! Тәүбә итегез! Кичерү сорагыз!
... Кытай илендә, уйгыр җирендә милләтне җыеп, базга яптылар, мөселманнарның Изге Китабын яэҗүҗ-мәэҗүҗләр утка яктылар... Мөселманнарны тереләй тунап, йөрәк-бавырын кирәккә алып, үле гәүдәсен эткә аттылар... Дөнья дәшмәде, дөнья килеште, һәм бу явызлык, һәм бу канлы яшь, яман чир булып әйләнеп кайтты дөнья өстенә... Үләт чиренең башы башланды явызлык иле кытай җирендә...
Карагыз! Тыңлагыз! Онытмагыз! Тәүбә итегез! Кичерү сорагыз!
Шәм-Шәрифкәй дигән ил-җирләрне, Сүриянең бәйсез батыр халкын, яңа аяк баскан сабыйларны, еллар буе күктән ут яудырып, өсләренә көн-төн бомба коеп, тоташ хәрәбәгә калдырдылар. Дөнья карап торды, дөнья качак белән тулды, бер сабыйның үлгән чакта тилмереп әйткән догасы кабул булды:
- МИН АЛЛАҺКА БАРЫСЫН ДА СӨЙЛИМ!
Аллаһ күрде. Аллаһ бирде. Соңгы сулыштагы дога, рәнҗеш булып, каргыш булып, афәт булып кешелек өстенә иңде...
Карагыз! Тыңлагыз! Онытмагыз! Тәүбә итегез! Кичерү сорагыз!
Нахак белән дөнья тулды, урыс иле татар өчен һәрчак төрмә булды, япь-яшь татар егетләре, ялган яла белән, зинданнарда сулды… Инде бу гасырда да шулай булды. Имеш, алар чиркәү яндырганнар, имеш, завод шартлатканнар, имеш, ислам таратканнар, милләт өчен җан атканнар... Үз өсләренә алырга кушып кылмаган эшне, юк җинаятьне, ерткычлар кебек, газаплап-кыйнап, хөкем иттеләр “террорчы”, диеп. Ил карап торды, ил якламады, бу хәтле яла, бу хәтле ялган милләт өстенә бәддога булып әйләнеп кайтты урыс иленә, татар җиренә...
- Гаделсезлеккә җавап бу!
- Әхлаксызлыкка җавап бу!
- Имансызлыкка җавап бу!
- Рәхмәтсезлеккә җавап бу!
- Рәхимсезлеккә җавап бу!
- Чиктән ашкан Кешелеккә
- Күктән иңгән соңгы җәза бу!!!
Дөнья инде элеккечә булмас...
Чөнки ул ясалма иде, ялган, исраф белән тулган бу дөньясын бәндә үзе корган иде, нәфес коткысыннан Кешелекнең күзе тәмам тонган иде... Уйнап-көлеп, ашап-эчеп, җырлап-биеп, алдап-йолдап, җайлап-майлап, тәнен-җанын сатып, мал артыннан куып, мәңге шулай барырмын, дип көткән иде... Тормышында иман нуры беткән иде...
Ә чын дөнья – Аллаһ төзеп биргән гадел дөнья, иман белән тулы имин дөнья кешелектән читтә калды, азлар гына шушы юлдан барды, шуның өчен тереләй утларда янды...
Дөнья хәзер элеккечә булмас инде...
Адашуын аңлап, Кешелек тәүбәгә килмәсә, тәкәббер башкаен Раббысы алдында имәсә, Ул төзгән чын дөнья барлыгын белмәсә – бу сынау, бу җәза, бу газап дәвамлы булачак, бу афәт күпләрне кырачак, зиратлар тулачак... Дәүләтләр тамырдан бетәчәк, милләтләр тарихтан китәчәк, үлем җиле көне-төне җир өстеннән исәчәк – Кешелек тәүбәгә килмәсә, Раббысы барлыгын белмәсә, Хакыйкать алдында башын имәсә!
Дөнья хәзер беркайчан да элеккечә булмас...
Фәүзия Бәйрәмова,
2020 ел, 1 апрель.