Шул депрессия минем тәнемне биләп алгач бер генә котылу, бер генә ысул: ул берәр кая – утрауга китү хыялы иде. Минем апам академияда укуын дәвам итте, кич көне ресторанда биеп, ул тагын татар җырчылары белән гастрольләргә йөрде. Ресторанда биючеләр төркемнең җитәкчесе башта апама берәр чит илгә эшкә барырга тәкъдим итте, әмма шул вакытта апам кияүдә һәм баласын карый иде. Минем теләгем тормышка ашты – нинди дә булса утрауга китеп яшәү. Мин Японияга эләктем. Ничек дисез? Визаны ярты ел көттек. Шанхай аша, аннары Япониянең Фукуока шәһәренә самолет белән 12 сәгать очтым. Фукуокада мине промоутер кулларын өскә күтәреп табличка белән каршы алды. Аның белән инглиз теле аша аңлаштык. Ләкин мин Японияга барырга әзерләнеп бардым: Януш Леошның “Японский язык” китабын сатып алдым, аның теле һәм өйрәнү ысулы җиңел бирелә иде миңа, логик һәм рәвешләр ярдәме белән үзләштерү процессы.
Безне матур зур гына ике бүлмәле фатирга урнаштырдылар. Ни өчен безне дим? Чөнки мин анда берүзем түгел идем. Анда инде 6 кыз яшәгән иде. Идәндә соры төсле, озын ворслы ковролин, СВЧ -пич, зур ике метрлы өстәл, икенче бүлмәдә ике катлы караватлар, бөтен диварга кертелгән (встроенный) шкафлар, икенче каттагы балкон һәм таң ату күренеше һәр иртә күзәтеп була. Килгәчтән, мине тырнак буярга, аяктан вич чәчне йолкырга “насыйхәт” бирделәр - үгетләделәр. Ярый, аларча эшләдем. Анда ничаклы арзан матур күлмәкләр! Могъҗизага ышанмаган кебек үземне тойдым: алай була ала мени? Мин – Японияда йөрим! 3 атна вакытында мин японча сөйләшә башладым: “Иращай масэ», «Итадакимас» - рәхим итегез һәм ашларыгыз тәмле булсын дип тәрҗемә ителүен сезгә белдерәм. “Ваташи ни ниджюсан сей» – миңа егерме өч яшь димәк. Аларның дәүләтлеге белән горурлану һәм телгә кереп китү өчен җиңел карау үзенә иркен генә җәлеп итә. Бүтән уку материаллары булмагач, тел белүем уртадан әз генә түбәнрәк дәрәҗәдә калды. Бер кыз китә, бер кыз килә – шулай көнебез үтә. Шулай эш контрактлары беткәч, үз ватанларына кайталар акча төяп. Клуб ничек акча ясыймы дисез? Һавадан! Эчемлек тора 1000 йена, керү – 4500 йена, иң бәләкәй чек суммасы – 12000 йена. 12000 йена — ул 100 доллар. Көненә минимум 10 кеше килә. Бер атна дигәндә мин эшемә кереп киттем: минем җибәргән җитәкче үземнең җырыма бер бию уйлады. Оригиналь булды.
Японнар мине яратып кабул иттеләр. Бер айдан соң клубка озын буйлы, чәче көрәнгә буялган, кара тәнле ир- җегет килеп керде. Тәртип буенча, хостес – кызлар кунак егет кырына утыралар да бер стакан эчемлек эчәләр. Миңа һичшиксез уңыш елмайды, безнең клубта хәмер эчемлекләр катгый тыелган булган. Бу эчемлек , сокмы ул, газировкамы, беткәч, иң күбе 40 минуттан кунак янына икенче хатын - кыз утыра. Мин аңа визиткамны нык итеп селтәдем, “син миңа ошыйсың” да дип әйтеп куйдым. “Мине сайла” дип күземнән йолдызлар сирпелде. Ул мине сайлады. Һәм минем күңелем башта күккә очып, аннары гына тынычланды. Ул атнага бер килә иде, акчасы шуның хәтле генә иде. Ул пешекче иде. Шул хәтле симпатия булды минем аңа карата..Аның да. Безнең мәхәббәтләребез уртак, күңелләребез хөр иде. Ләкин очрашырга, клубтан башка, көндез генә ярый иде. Тик күп вакыт та үтмәде, безнең менеджер бу кагыйдәне бозды һәм ике атнага бер тәүлек ял бирде. Безгә җитә калды..
Рәхәтләнеп мавыгу паркында карусельләрдә җилдергәч, төндә юл буендагы отельда кунарга калдык. Ул миңа кылтаеп: “әллә инде машинада йоклыйбызмы соң?” диде. Мин аңа: “Юк инде, нәрсә син..?” Соңыннан ул миңа әйтте: “Әгәр бу төн булмаса, димәк ул (ягъни мин) мине ошыйм дип алдый” уйлавын белдерде.
Атна узгач, без кызлар белән, менеджерлар белән эштән соң ресторанда утыра идек сөйләшеп. Минем авызым тик тормады бит: “Мин влюбилась» дидем. Бер карт менеджер каты карап: “Эштән чыгарабыз аны” диде. Кызлар соңыннан миңа аңлатып бирделәр: “Бездә яратырга ярамый бит”. Ә миңа все нипочем. Яратам һәм яратачакмын имеш. Бер көндә миңа: “Әзерлән, иртәгә кайтасың илеңә”. Ярый кайтам, арыдым да инде 4 ай буе эшләргә. Ялыктым чынлап, әле тавышым ике ай буе төзәлмәде. Һәм киттем сөйгән җегетемнең фатирына. Ул миннән 12 яшькә зур. Матур итеп киенергә ярата, үз бәләкәй генә бүлмәне снимать итә иде. Бу көнне ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин шундук ризалаштым. Ләкин бар да шул хәтле яхшы булмады. Икенче көнне миңа әйттеләр: “без сине гафу иттек, каласың эшләргә контракт беткәнче”. Ярый дидем. Ләкин эш эшләнгән булды. Мин бәбигә калдым. Андагы законнар буенча гражданлыкны теркәлү өчен туу таныклыгы кирәк икән. Ә минем үзем белән шул ту таныклыгы юк бит. Өеннән миңа әни туу таныклыгын җибәрмәде, ягъни кайт дия, ул сагынды имеш. Булачак иремә әйттем, син кайт минем йөклелегем 6 айга булмас борын, өйләнешербез. Аннан бала табырга Японияга барам.
Казанга кайткач, рәхәтләнеп әче кызыл алмалар ашадым, бәбием үсә торды. Сөйгәнем миңа һәр ике көн шалтыратты. Мин аңа: “Син шалтыратма, ә вакытында кил” дип кисәттем. Чөнки телефоннарны тыңлыйлар.. Менә бер көн ул миңа: кредиткадан бөтен акчаны урлаганнарын әйтте, һәм үзе дә 3 атна шалтыратмады. Тик теге вакытта мин бит аны белмим: өч атнамы, бер елмы, әллә бөтенләй шалтыратмаячакмы..
Мин әнидән качып фатир вакытлыча снимать итәргә булдым. Акча бит бар иде бит. Өч бүлмәле фатиррның бер юүлмәсе минеке иде. Хуҗабикәсе миннән “сиңа әллә нәрсә булды микән?” дип сораштыргалады. Корсагым күренә иде бит. Мин “Юк,юк”. Ә үзем бала төшерергә әзерләнеп йөрдем. “Мин бер – кие көн булмаячакмын, апага Уфага барам” дип кисәттем. Шул көннәрне баламны төшердем.. Фатирга кайткач, берзаман кыз килде – ул хуҗабикәнең улының йөргән кызы иде, Ул да йөкле иде, Безнең сроклар бер иде. Ләкин ул наркотиклар куллана иде. Ул миңа: “Миңа улының әнисе инде берничә тапкыр бала төшерергә акча бирде, ә мин аларны наркотикка туздырдым”. Монысын ишеткәчтән, минем башым тубал белән сугып ташланган кебек итеп хис иттем үземне.
Ике атнадан соң миңа егетем шалтырады. “Мин хастаханәдә идем, анда телефоннар катгый тыела. Зыянлы түгел шеш тапканнар, тагын ярты елдан соң тикшеренергә кирәк” дип гафу үтенгән тавыш белән диде ул. “Гомен не” , ягъни гафу ит дип әйттем. “Балам башка юк” дип әйттем. Ул ышанмаган булган икән, миңа 9 ай булганчыга хәтле шалтырата иде. Аннары бер мәлне мин трубканы үпкәләүдән алмагач, трубканы әни алды да аның белән бик мөләем итеп сөйләште. Тик кемгә кирәк иде инде аның матур итеп сөйләшүе?!
Бер елдан соң үзем дә дарулар ярдәмендә гомерне өзәргә булдым. Коткардылар.