Найти в Дзене
телтөбе

Мәктәптә, үзем турында

Мин бәләкәй чакта, рус телендә сөйләштем. Татарлар арасында үстем, мохите татарча – урысча иде. 4 яшемдә, әни апаны махсус музыка мәктәпкә керткәндә, мине дә күткә кысылган бук кебек, үзләре белән алды. Менә имтихан вакыты килеп җитте дә, апам әле генә дуслашкан кызлар белән качышлы уйнарга очып китте, ә мин әни тирәсендә бөтерелдем. Апаның керер вакыты җиткәч, әни нишләргә белмичә, минем белән керде. Жюри әгъзалары әнидән: “Кызыгыз кайда?” дип сорагач, әни: “Кайдадыр йөри, юк монда” җавап кайтарды. “Ә бу кем” дәвам иттеләр жюридан. «Бу минем кече кызым» диде. «Якынырак килсен әле, ул берәр җыр беләме?” дип сорадылар алар. “Белә,балалар бакчасында өйрәткәннәре” - әни диде. “Җырласын” - дип алар нокталы өтердә калдылар. Һәм мин “Неприятность эту мы переживем» дип көйләп җибәрдем. Аннары бер укытучы апа рояльда бер – ике нота уйнап алды һәм мин шул нота югарылыгында дөрес итеп кабатладым. Бу нота “до” иде. Әнигә әйттеләр: “ Абсолютный слух”- бу яхшы ишетә һәм музыкага сәләтле булуын аңлата. Шулай мин музыка дәресләренә йөри башладым. Ләкин дәресләргә бер система итеп йөрмәдек, әнинең йөртергә йә вакыты булмаган, йә җае чыкмаган.
Беренче класта мине композиция буенча Рөстәм Нариман улы Сабитовка билгеләделәр. Ул Нариман Сабитов композиторның улы иде. Пианино буенча мине Екатерина Рафаэловна Даутовага эләктем. Беренче класта укыганда минем фантазия, күзаллау сәләте нык иде, яхшы иде, мин фортепиано өчен берничә пьеса яздым. Шулар арасында: башкорт биюе, пьеса №1, пьеса №2. Пьеса №1 - ул тауларның шаулавы кебек, кайтавазларын тасвирлый. Пьеса №2 – ул кавказ биюенә охшаган. Ләкин алар бик кыска, үсеш, дәвамсыз булдылар. Шул пьесалар белән мин республика күләмендә үткәрелгән конкурста катнашып, 2 урын алдым. Ә пианинода өйрәтү минем өчен җиңәләйтеп өйрәттеләр.
Дүртенче класта минем пианино укытучычы христиан ышануына бирелеп, безнең мәктәптән китүе турында белдерткән әнигә. Әни христиан динен кабул итә алмый, шуңа мине дә җәлеп итү куркынычлыгы булгач, өйдә нык каршы төшеп, әллә ниләр сөйләп аткан. Дүртенче класка килеп җиткәч минем күзаллау сәләте түбән тәгәри башлады. Ни өчен микән?

***
Класта без 15 бала булдык. Ике параллель клас: рус телле һәм башкорт класы. Мин кергәндә 1990 ел иде, шуңа укыту нинди телдә булачагын сайлау мөмкинлеге булды. Безнең класта 14 кешедән бары 3 ата – ана гына татар телендә булуы турында әйтте. Калганнары башкорт яисә рус телендә. Гаҗәп тә түгел. Мин укыган мәктәп - урта махсус музыка мәктәбе үзенең интернаты белән. Шуңа сәләтле балаларны районнарга барып, тикшереп, эзләгәннәр. Укырга сәләтлеләрне һәм, әлбәттә, ата – аналар рөхсәте, теләге белән алып килгәннәр иде. Балалар кайтарылган булган башкорт районнарыннан, татар районнарына барып та килмәгән булганнар. Ә татар балаларның ата – аналары күбесе рус класын сайладылар. Кызык һәм гаҗәп.. Ләкин нәрсә соң аның башкорт укыту иде? Башкорт апасы укыта иде башкорт телен. Һәм математиканы - имеш, чөнки тезләребездә рус дәреслеге иде, ә партада башкорт дәреслеге.

Клас белән без кызлар белән һәр тәнәфес саен резиночка сикереп уйнадык. Шулай 4 ел буе. Аннары бишенче кластан бирле “Чай – чай выручай” инде бөтен клас белән уйнадык. 7 – 8 класларда малайлар белән футбол тубын тибеп рәхәтләндек. Беркем алай итеп йөремә, болай итеп киенеп йөр димәде. Мин әтисез үстем. Бөтен балачагымда калган истәлек - ике мәртәбә әти белән күрешү. Икесе дә ул безне машина белән нәнәйгә авылга алып барды. Берзаман, кризис булган чорда - хезмәт акчаны бартерга алмашынды. Шул вакыт, алиментларга 10 килограмлык бер коробка карамель кәнфите әни алып кайтты. Мин аны бер атна дигәндә ашап бетердем. Аннары бук чыгармау чире белән авырдым.. Ә минем белән апамның гадәте булды, ике квартал ераклыктан бер кибет бар иде: без анда өйгә кайтышлый бер кулек бөтнек кәнфитен суыра – суыра бардык. Әнинең туганнары безгә ярдәм иттеләр: йә бер капчык бәрәңге кишер алып кайта иделәр, йә бер ничә кило ит кайтарып бирделәр. Бу инде авыр 1997-98 еллар вакытында. Апам 11 класны бетереп биюне дәвам итәсе килеп профессиясен сайлап, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясына керде. Мине дә Казанның музыкаль мәктәбенә кертергә карарладылар. Әгәр имтиханын үтеп керсәм, фатирны Казанга алмаштырабыз янәсе.

Бәләкәй чакта, 6 яшьлек чагымда, музыкаль мәктәпнең концертлар залында пианинода уйнаганын тыңлап утырдык. Әни миннән сорады: “Зур үскәч, кем буласың килә – математиканы белергә, әллә пианинода уйнарга?. Мин артык игътибар итмичә, музыканы, пианиноны сайладым. Менә миңа 15 яшь. Мин музыкаль мәктәптә пианино уен коралында тирәннән өйрәнә башладым. Миңа Марина Юрьевна Михайлова укытучыга билгеләделәр. Ул башта миңа симпатия белән караганын сиздем. Ләкин ул томаланган хис иде. Аның бер игезәк апасы бар иде. Ә игезәк апасының кызы Марина Юрьевна укытуында 8 ел рәттән булды. Бәләкәй чагында алар хәтта консерватория залында 4 кыз, сигез куллап рояльда уйнадылар. Беренче партияны әнә шул игезәк апаның кызы уйнады. Ә сигезенче класта, бу кыз инде калын пыялалы ак күзлектәге ботаникка әйләнгәч, мәктәптән чыгарып җибәрде, (8 класны - вышибальный класс дип без аны дидек) конкурс үтмәде диеп. Мин нәкъ бу кыз урынына килдем. Уку вакытында миңа шундый тәртип яздылар: иртәнге алтыдан тугызга хәтле көн саен мин пианинода уйнау, бармаклар өчен төрле күнегүләр йөзәр мәртәбә кабатлау, гаммалар - кулны тәртипкә
салу өчен. Ике айда яңадан өйрәнгән шәкерткә әйләндем. Ул миңа И.С. Бах турында китап тәкъдим итте. Аңа хәтле миңа беркем дә надзиратель кебек китап укытканы булмады. Бер ел ярым пианино уйнау серенә төшенгәннән соң, унлап күләмле әсәрләр өйрәнгәннән соң, мин үземне ресторанда уйнап татып карыйсы килде. Аннары, тел тик тормый бит, аңарга – укытучыга әйттем. Аның реакциясе мине урталайга бүлде. “Ник аның хәтле түбәнлеккә төштең?” диеп сорады ул. Күзләре аның акаймады, ләкин арка артында йодрык саклады. Бу яз вакыты иде. Һәм ул мине тагын да ялкынландырып мотивировать итеп, киләсе көздә күрше республикада ачык конкурс буласын әйтте. Мин үз, беренче мәктәбемдә гел алдынгылар арасында булдым: математикадан автомат дип кушамат беректе, чөнки укытучы әле сорауны биреп бетермәс борын, мин инде кулны күтәреп, җавапны белә идем. Тагын бер халык – ара конкурста дипломант булдым. Үземне җиңел тойдым: барсын да булдырам дип фикер йөрттем. Ә конкурста катнашырга миңа тагын һәм нык этәргеч ул Уфада әтием яшәве икән. Тагын конкурслар турында: тугызынчы класта мин мәктәптәге конкурста Рөстәм Яхинның “Сандугач” җырын оркестровое переложениесын фортепиано өчен уйнагач, дипломант булдым. Катнашучылар бары 4 кеше иде. Берсенә икенче урын бирделәр, ә миңа һәм тагын бер кызга диплом бирделәр. Шуннан бирле мин татар моңнарын яхшы итеп башкара алуымны белдем.

-2

Җәй буена мин композитор Бахның прелюдия һәм фугаларын өйрәндем, этюдлар машина сыман - автомат дәрәҗәгә җиткердем. Октябрь вакыты җиткәч, ә конкурс октябрь ахырында булырга тиеш иде, дымлылык, юешлек җирне каплагач, ашарга да җүнләп булмагач, минем битемдә һәм беләк бөкләгән урында болячкалар чыкты. Ул нейродермитның авыры иң югары ноктасы – атопик дерматит булды. Укытучы әйтте “Ярар, чирләгәч, беркая конкурска бармыйсың”. Минем хәлемне аңлаган кеше юк, чынлыкта мин үземнең хәлен тикшереп тирәннән аңламаганмын.. Бу инде депрессияның икенче стаңдиясы булды. Всё, бетте, миннән булмый ул, мәктәпне ташлыйм. Минем чынлыкта да музыканы хобби итеп кенә әйләндерәсем килде. Киләчәктә Консерваторияга кермичә. Казан авиацион институтка керәсем килде. Шуның өчен миңа мәктәпне бетерергә дә, бер ел чамасы әзерлек курсларына йөрергә кирәк иде. Шунда керергә теләгәнемне әнигә әйттем. Андагы уку авыр булуын абайламыйча, әйттем. Әни миңа үз теләгем белән барырга бирмәде, нык торды һәм миңа бер ел ял итәргә рөхсәт итмәде Берәр нинди институка керәсең дә, вәссәләм. Имеш кеше буласың.
Тере максатлар куелмады һәм, әлбәттә, чишелече дә табылмады.

Шулай 10 класлардан бирле мин педагогика институтында музыкаль факультетта җырчы, фольклорчы Миңгол Галиев турында белдем һәм аңа җырларга йөри башладым. Аның методикасы: көн саен 20 минут тавышны көйләү. Һәм тагын - бик мөһим нәрсә: ул һәркем килгән шәкертен, кунагын чәй эчертеп китү. Ә пианинода ул өч нота уйнап укучыдан шул берничә нота югарылыгында көйләп җырлау. Үзе ул бәләкәй генә буйлы, гадәттәге зур гәүдәле артистлар кебек түгел, күзләре табигатеннән эчкә керсә дә, күңеле нык йомшак, җылы. Аның турында үткән заманда дип әйтәсем килми. Хәзер артык аралашмасам да аның белән, күңелем белән аңа якын. Холкы белән ул тыйнак, ул бит 1941 ел баласы. Ул миңа татарча халык җырларын өйрәтте: милизмнарны, пентатоникада тавышны ничек тотарга. Шуңа, мин аның тирәсендә булыр өчен, шул педагогика институтына кердем. Вәт сиңа этәргеч!
Шуннан бирле минем татар сәнгатенә, мәданиятенә һәм педагогикага күңелемне йөз бите белән борылдым. 2 гимназияда бер ел буена бөтен укучылар өчен музыка дәресен укыттым. Татар балаларына татар телендә композиторларның биографиясен бирдем. Бу чып – чын иллюзия булды, чөнки мин әзер түгел идем. Чөнки гадәттә урысча сөйләп, татарча укыту бик авыр икән. Мин Зиһаншина һәм тагын ике автор, хәзер оныттым инде, укыту методикасы буенча өйрәттем. Ә бер ел буе үткәч, завуч миннән план сорады. Сыгылмалылык миндә юк икән: татарча дигәч, тик татарча булсын дигән фәрманнан чыгып фикерләдем һәм план шундый ук булырга тиеш дип фикерләдем. Ләкин шул вакытта булдыра алмадым һәм гимназиядан киттем. Ниндидер нигезле уку планы минем бары тик институны тәмамлагач, туды. Очно укыгач, өченче курста җиде имтихан бирәсе бар иде. Яхшы билгеләргә бирдем. Университетның дүртенче курста булган вакыйгалар тәфсилләп язу өчен аерым бер әсәр яздым. Ул чып –чын көчле мәхәббәт турында булыр. Мин аны аерым бер сәхифәгә – статьяга куйдым. Бу нык авыр хәл турында, баш яралган кебек булды, аны искә төшерәсе дә килми, ләкин ул кыйпылчык кебек миндә, җанда саклана.