Татарстан мөслимәләренең “Ихлас” иҗтимагый оешмасы үз каршында хәйрия фонды ачты. Бу фондның төп максаты – МИЛЛӘТНЕҢ ТУКАЙ БҮЛӘГЕН булдыру һәм аны үзенең иҗаты белән милләтебезгә зур хезмәт күрсәткән шәхесләргә тапшыру. Халык фикеренә таянып, “Ихлас” мөслимәләр оешмасы быелгы Тукай бүләген танылган язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклсе ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВАГА бирергә, дигән карарга килде.
Фәүзия Бәйрәмова – иллегә якын китап авторы, милләтебезнең бөек һәм фаҗигале тарихын әдәби әсәрләре һәм фәнни хезмәтләре аша татар халкына кире кайтарган талантлы язучы. Аның “Кырык сырт”, “Караболак”, “Соңгы намаз”, “Баһадиршах”, “Күчем хан”, “Һиҗрәт”, “Гөләйза” һәм башка әсәрләре татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә.
Фәүзия Бәйрәмова – милли азатлык көрәшчесе, узган гасырның 90-нчы елларында Татастанга суверенитет яулап алучыларның иң күренеклесе. Татар халкының бәхете һәм бәйсезлеге хакына мәйданнарда ач яткан, мәхкәмәләр аша узган, әмма үз кыйбласына ахыргача тугры калган фидакарь шәхес!
Фәүзия Бәйр