Районыбыз хуҗалыкларында язгы чәчү алдынннан уза торган традицион техник күзәтүләрне республика комиссиясе үз күзе аша уздырды. Алар 7 хуҗалыкныӊ машина-трактор паркында булып, тракторларныӊ, тагылма агрегатларныӊ әзерлеген карадылар, механизаторлар белән фикер алыштылар. Соӊыннан нәтиҗә чыгарылды. Иӊ күп балларны туплаган «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы җиӊүче, дип табылды. Икенче урында «Маяк», өченчедә Тимирязев исемендәге хужалык механизаиторлары. Комиссия районда башкарылган эшләргә югары бәя бирде, язгы чәчү, җәй чорындагы авыл хужалыгы эшләре хәвеф-хәтәрсез башкарылыр, дигән теләк белдерделәр. Баш мөхәррир Фото: автор. Фотоларны тулы күләмдә сайтыбызда карагыз.
Техник күзәтүләрне республика комиссиясе тикшерде (+фото)
2 апреля 20202 апр 2020
9
~1 мин