Күк йөзе төсле зәп-зәңгәр күзле кызга Әминә дип исем кушалар. Пәйгамбәребезнең әнисенең исеме гомер буе саклап йөртә аны. Тыныч, ипле кызчык, үсә төшкәч, дусларына ышанычлы, тугры иптәш була. Көтеп алынган төпчек
Югары Табын авылын-да гомер итүче Хөснулла белән Шәмсиямалның ике улыннан соң кыз бала тугач, гаиләнең сөенече чиксез була. Күк йөзе төсле зәп-зәңгәр күзле кызга Әминә дип исем кушалар. Пәйгамбәребезнең әнисенең исеме гомер буе саклап йөртә аны. Тыныч, ипле кызчык, үсә төшкәч, дусларына ышанычлы, тугры иптәш була.
– Төпчек булсам да, әтиемнең алларына утыртып иркәләгәнен хәтерләмим. Элек ата-ананың, ба-ласына табынып, сөеп-назлап утырырга вакыты булмады. Әти-әнием гомер буе колхозда эшләде. Ул чор-ларда кул белән чәчәләр иде. Әнием, ат җигеп, орлык ташыды. Ул арада сугыш чыкты. Бер-бер артлы абый-ларымны сугышка алдылар, – дип искә ала Әминә апа.
Сугыш урлаган балачак
Сугыш хатын-кыз өчен түгел. Хак сүзләр. Әмма тылдагы бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә. Ал