Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтач татар бистәсе түгел, урыс бистәсе икән лә...

Район үзәгендәге элмә такталарга, күрсәткечләргә игътибар итсәң, шулай димичә хәл юк. Бары дәүләт объектлары булганнарында гына закон үтәлеше күренә. Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы закон нигезендә барлык норматив актлар, урам һәм йорт адресы күрсәткечләре, оешма-учреждениеләрдәге элмә такталар, бина фасадлары һәм реклама объектларындагы язулар, юл күрсәткечләре ике телдә булырга тиеш. Татарстанда яшибез икән, район җирендә дә ике дәүләт теле (татар һәм рус телләре) Законнарын катгый һәм тайпылышсыз үтәргә бурычлыбыз. Ә бездә, Балтачта бу закон тиешле дәрәҗәдә үтәлеп бетми әле, эшмәкәрләрнең сәүдә объектларындагы язмалар русча кала бирә, кайбер оешма-предприятиеләрнең элмә такталары да ике телдә түгел, юллардагы күрсәткечләр дә үзгәртелми. Якын киләчәктә бу мәсьәләгә җитди караш биреп, үзгәртәсен үзгәртеп бетерергә кирәк булачак, чөнки республика җитәкчелеге әлеге юнәлештә катгый күзәтү алып бара. Зөлфия Шакирова Фото: автор
Балтач үзәгендә урнашкан сәүдә үзәге
Балтач үзәгендә урнашкан сәүдә үзәге

Район үзәгендәге элмә такталарга, күрсәткечләргә игътибар итсәң, шулай димичә хәл юк. Бары дәүләт объектлары булганнарында гына закон үтәлеше күренә.

Балтач район мәгариф идарәсе
Балтач район мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы закон нигезендә барлык норматив актлар, урам һәм йорт адресы күрсәткечләре, оешма-учреждениеләрдәге элмә такталар, бина фасадлары һәм реклама объектларындагы язулар, юл күрсәткечләре ике телдә булырга тиеш.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге

Татарстанда яшибез икән, район җирендә дә ике дәүләт теле (татар һәм рус телләре) Законнарын катгый һәм тайпылышсыз үтәргә бурычлыбыз. Ә бездә, Балтачта бу закон тиешле дәрәҗәдә үтәлеп бетми әле, эшмәкәрләрнең сәүдә объектларындагы язмалар русча кала бирә, кайбер оешма-предприятиеләрнең элмә такталары да ике телдә түгел, юллардагы күрсәткечләр дә үзгәртелми. Якын киләчәктә бу мәсьәләгә җитди караш биреп, үзгәртәсен үзгәртеп бетерергә кирәк булачак, чөнки республика җитәкчелеге әлеге юнәлештә катгый күзәтү алып бара.

-4

Зөлфия Шакирова

Фото: автор