Һәр елны «Сорнай» җәмгыяте кышкы чорда техниканыӊ, гомумән язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләсенә җитди карый.
Бу елда да хуҗалык механизаторлары сынатмаган, эшкә җаваплы караганнар, хәзерлек сызыгына куелган һәр трактор, аныӊ арбасы, җайланмасы төзек хәлдә, буялган, техник таләпләргә җавап бирә.
Янгын сүндергеч җайланмалары, юл һәлакәте вакытында кулланыла торган махсус билгеләр дә үз урынында, тракторчыларныӊ да рәсми кәгазъләре тәртиптә. Гомуми хәзерлек яхшы, дип комиссия бу хуҗалыкны уӊай яктан билгеләде.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.