Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Ни өчен королева Елизавета II картлыкка бирешми?

Фото: zen.yandex.ru/sportchic
Фото: zen.yandex.ru/sportchic

Моның серен пешекчесе ачкан.

Быел мартта 93 яшен тутырган королева Елизавета II дөньяның гамәлдәге иң өлкән дәүләт башлыкларыннан санала. Әлбәттә, аңа сәламәт булу һәм күңел күтәренкелеге өчен нәрсә ярдәм иткәнен белү һәркемгә кызыклы. Атта йөрү белән шөгыльләнү, якыннарының ярдәме, илнең сәяси тормышында катнашу һәм башның төрле уй-фикерләр белән “тулы булуы” — болар барысы да картлыкка бирешергә ирек бирми.

Аның элекке пешекчесе Даррен Макгрэди белдерүенчә, королева Елизаветаның яшь һәм матур күренүе аның көндәлек рационына да бәйле.

Королева бәрәңге, дөге һәм макарон ашамый. Ә менә кыздырылган балыкны көн саен диярлек төшке яисә кичке ашка әзерлиләр. Ул аны яшелчә гарниры белән ашарга ярата.

Кайчагында төшке ашка парда пешкән яшелчәләр белән тавык тәкъдим ителә. Королева төрле яшелчә салатларын да ярата. Сөләйман балыгы (лосось) белән ясалган бутербродтан да баш тартмый.

Җәйгә королева Лондоннан Балморал сараена күченә. Андагы бакчасында үскән җиләкләрне ул барысыннан да ныграк ярата! Җиләктә исә полифенол антиоксидантлары күп булуы билгеле.

Полифеноллар шәрабта һәм кара шоколадта да бар. Королева бу ризыклардан да баш тартмый икән.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова