Найти в Дзене

«Әни гөле» - шигырь. Автор - Максудова А.М.

Әни гөле

Өй түрендә әни гөле

Шау чәчәккә төренә.

Җан җылысы сибә өйгә,

Күңелкәем җылына.

Гел арада кебек әни,

Нидер пышылдый сыман.

Кайчагында су тамчысы

Яфрагында җыелган.

Әйтерсең лә борчуларны,

Алдан кисәтеп куя.

Бала өчен эшләр иде

Эх,күңелләрем тула.

Гел чәчәккә төренеп лә

Яши минем өемдә.

Өметләрем сүнмәс әле,

Әни-өйнең түрендә.