Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Шодада авыл үзешчәннәре тамашачыны елаткан (+фото)

«Баш куям тезләреңә...» - көлделәр, еладылар, уйландылар.

-2

Шода авылының мәдәният йортында эшләп килүче театр коллективы һәр елны авылдашларын бер әсәр белән сөендерә. Быел менә тамашачы хозурына Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә...» дигән пьесасын тәкъдим иттеләр.

-3

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә...» дигән ике пәрдәлек драмасына кеше гомеренең кадере, язмыш, үз эшләрең өчен үзең җавап бирү, күңел җәзасы кебек фәлсәфә салынган.

-4

- Үзешчән артистларыбыз рольләрне шул кадәр оста уйнады, тамашачы тын да алмыйча вакыйгалар барышын күзәтте, көлделәр, еладылар, уйландылар. Яраткан "Хезмәт" сайты аша артистларыбызга олы рәхмәтемне ирештерәм. Тормышларында һәм эшләрендә уңышлар телим, - ди клуб мөдире Венера Фәйзрахманова.

-5

Язманың тулы варианты "Хезмәт" газетасының алдагы санында дөнья күрәчәк.

-6

Гөлзидә Газизуллина

Фото: автор