Ышанма Син ышанма,бәгърем,әгәр сиңа Җиткерсәләр ямьсез сүзләрне. Ышан бары йөрәк кушканны, Читкә куеп чит-ят сүзләрне. Син юрама,бәгърем,хәлләреңне, Булыр диеп шомлы,тынгысыз. Юра бары матур булыр диеп, Тоелса да сиңа тынычсыз. Авырлыкны үтми җиңел тормыш, Килмәгәнне һәрчак аңлыйбыз. Ходайдан тик сабырлыкны сорап Күңел тынычлыгы эзлибез.