Найти тему

«Язмыш» - татар телендә хикәя. Автор - МАКСУДОВА.А.М.

Күл
Күл

Язмыш.

Матур кояшлы көн.Кошларның чут-чут сайравы күңелләрне күтәреп җибәрә.

Балалар йорты шау-гөр килеп тора.Камилә генә гел уйланып утыра.Бүген ул тәрәзә буенда табигатьне күзәтеп утыра.Әнә эскәмиягә ике кош килеп кунган да и сайрашалар, и сайрашалар.Күп тә үтми , берсе авызына нидер кабып килә дә икенчесенә каптыра.Ашата ,күрәсең.Аннары кечерәге зуррагына сыена.әнисе белән баласыдыр дигән уй Камиләнең башыннан узды.Тәрбияче апасы аңа шулай аңлата иде.Тәрбияче : “Күрдеңме,Камилә,кошның әнисе баласы турында ничек кайгырта”,- дип,Камиләнең аркасыннан сөйде.

“Әни” нинди була. Ул баласы белән нинди якынлыкта булганын Камилә белми.Балар йортында ул 8 елдан бирле тәрбияләнә.Әнисенең килүен көтеп яши ул.

Көннәрдән беркөнне Камиләнең хыялы чынга ашты.

-Камилә, сине әниең алырга килгән ,-дип тәрбияче апасы аны чакырып алды.

- Әни! – дип гаҗәпләнү белән елмайды Камилә.

Бүлмәдә кып-кызыл күлмәктән, сөйкемле генә бер апа утырып тора иде.Аның ягымлы карашы Камиләне үзенң тартты.

-Әни! –дип муеннан асылында Камилә.Шул көннән Камиләнең бәхетле көннәре башланды.

Матур гаиләдә тәрбияләнде. Әни сүзен кирәгеннән дә артык әйтте ул.

Беренче сентябрь җитте.Камилә 3 сыйныфка яңа мәктәпкә килде.Барысы да яраттылар аны.Ул да ошатты мәктәпне, сыйныфташларын.Бигрәк тә укытучы сы аны җәлеп итте.Аның чибәрлеге , мөлаем йөзе, аеруча битендәге мине үзенә тартты.Укытучы Сария Ирековна да аңа игътибар итте.Вакыты белән Камиләне кысып-кысып сөясе килде.

Сария Ирековна битендәге миңе кебек Камиләнең дә нәкъ шул җирендә миң бар иде.

Көзге яңгыр тәрәзәгә каты бәреп ява.Сария өстәл артында язып утыра.Тик уе - башкада.Күңеленә тынгылык бирми торган сорау аны тынычсызлый.кабаттан яшьлек хатасы исенә төште.Укучысы Камилә белән беренче очрашу көнншрен уйлады.

Моннан 10 ел элек ул кечкенә баласын хастаханәдә калдырып киткән иде.Озак еллар шуның белән яшәде ул.бераз тынычланды.Вакыт дәвалар дип өметләнде.Язмыш шундый нәрсә шул ул.

Көн артыннан көн үтте.Беркөнне бер укучының әбисе мәктәпкә килде.Нәкъ шул чакта Камилә укытучысы янында чуала иде. Бу хатын :”Гафу итегез.Сария Ирековна,Сезнең дә кызыгыз шушы сыйныфта укыймы?-диде.Укытучы әллә нишләп китте.Камилә акыллы кыз ,аның йөзе үзгәрде.Тик укытучы сүзне икенчегә борды.

Әйе, укытучы белән Камилә арасында охшашлыклар бар иде.

Шул көннән сария өчен йокысыз төннәр.борчулы көннәр башланды.Балачак фоторәсемнәрен еш актарды ул.Апасы белән киңәшләште.”Апа,Камилә.күрсәң син аны,минем бала була ала.Яше дә,миңе дә, елмаюы да ...”Сария, андый охшаш кешеләр була инде ул”-дип юатты.Сария:”Менә сиңа язмыш.Хата,гөнаһ тынычлыкта калдырмый икән шул.Апа,беләсеңме . минем аның тагын бер җирендәге миңен карыйсым килә.Бәлки...

Камилә һәр көне бәйрәм хәзер.Аны әнисе ярата,ул-әнисен.Беркөнне ул әнисенә:”Әни,мин укытучыбызны бик яратам”,-дип башлады.Әнисенә бу сорау әллә ничек тоелды.- Аның белән булганда,минем менә шушы җирем әллә нишләп китә.дип күкрәген күрсәтте.Ана сиздермичә генә:”Ул да сезне ярата,шуңа күрә шулай була”-диде.

Кыш җитте.Яңа ел көннәре якынлашты.Камилә оста бии, өздереп җырлый белә.Чыршы бәйрәмендә чыгыш ясарга булды.ул көнне Камиләнең әнисе соңгарак калды. Шуның өчен аны Сариягә киендерергә туры килде.Бу көнне ул күптән көтте.Күлмәген кидергәндә аркасының бер җирендә Сариянеке кебек миң бар иде.Гади генә тәңгәл килү түгел бу.Алай була алмый.Шул вакытта Сария .үзен белештермичә,Камиләне кысып:”Гафу ит,гафу ит,-дип куенына алды ,һәм ишектән кызның әнисе килеп керде.Сария үзен кулга алды. Аның уен беркем дә үзгәртә алмый хәзер.

Ул кичне Сария йөрәгендә ташыган ташкынны чыгарырга теләде.Апасын чакырды.Сөйләп бирде.”Апа,мин баламны бер мәртәбә бәхетсез иткән идем. Икенче мәртәбә бәхетсез итәсем килми.Мин – бәхетсез.мин.Үземне бәхетсез иттем.”- дип апасын кочаклап-кочаклап елады Сария.

Сария бу мәктәптән китмәде.11 ел буе Камиләсе янында серле генә яшәде. Яше барган саен Камилә дә кызыксынды.әнисе аңа барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты.Камилә:”Әни,син минем әнием,бердәнберем.Мин сине бик яратам.Син миңа әнинең кемлегенә ,ниндилегенә төшендердең.Ә ул....”

Камилә - конкрет.Мин сезгә әни дип әйтә алмыйм.Ике әни була алмый.Мин сезне гафу итәм.Сез миңа гомер бүләк иткәнсез. Аралашып бер-беребезне алдамыйк,зинһар.Минем әнине борчыйсым килми.Тыныч күңел белән яшәгез.чөнки сез гафу ителдегез,-диде дә Сарияне кысып кочаклады. Табигать тә тойды,сизде,күрәсең.Каян болыт җыелды да,кай арада дөбердәп яңгыр яварга тотынды. Ул да елый ,сыкрана ике язмыш өчен.

Кичерелгән ана тынычланды.Ә Камилә карын анасының хатасын кабатламас өчен, һәр эшен уйлап эшләде.