Ятим бала күңеле Минем дә бит әти буласым бар, Синең дә бит әни буласың. Әти-әни бәхетен тоярга Ходай безгә аны язмадың. Нинди була икән ул әниләр? Нинди була икән әтиләр? Әти-әни назлы кочагында, Ничек үтә икән тормышлар? Әниләрнең матур елмаюы Рәхәт өсти минем күңелдә. Шул рәхәттә яшиселәр килә, Чын бәхетне тоеп тормышта. Син рәнҗетмә газиз әниеңне, Иң кадерле кеше дөньяда. Кирәк түгел икән бир үземә, Ул кирәкле миңа тормышта. Саклагыз сез газиз аналарны, Сүз әйтмәгез сез әтиләргә. Кочак җәеп каршы алыр идек, Юк,килмәсләр шул безне алырга.
«Ятим бала куңеле» - шигырь. Автор - Максудова А.М.
18 марта 202018 мар 2020
5
~1 мин