Найти тему

«Әти» - татар телендә шигырь, автор Максудова А.М.

Әти

Еллар үткән,көннәр үткән саен,

Төзәтми шул авыр яраны.

Барган саен тормыш авырлыгы

Искә төшерә синең кирәкне.

Эх,әткәем,минем җан кисәгем.

Белмәгәнмен синең кирәкне.

Синең рухың,шатлыкларым өчен,

Җиткерәмен изге догамны.

Хатирәләр баса күңелемне,

Шатлыкларым күреп юанам.

Синең өчен эшләнмәгән эшкә

Чын йөрәгем белән сыкранам.