Найти тему
Rayshania G/R

Беркемем түгел

Оглавление

Син миңа беркем булма,

Мин сиңа беркемең дә...

Нокта куям артыңнан,

Сагынмыйм беркөнең дә.

Онытырга өйрәндем,

Дуслык та кирәк түгел...

Арада булды сүзләр,

Дәшмәүне тели күңел.

Шигырь юлында калыйк,

Ашык-пошык язылган...

Сөю, сүзе булган җирне

Укымаска, сызылган.

Безгә нигә ул дуслык?

Ышанмыйм мин аңарга...

Арада бик күп серләр,

Оныт, чүпкә санарга!

Әйдә артык сүзләрсез,

Бик тә катлаулы бу көн...

Үткәндә калсын хисләр,

Бул бүгеннән син-беркем!

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Игьтирам белән, Раушания. Сәламәт булыйк!