Найти в Дзене

«Әниле ятим хисе» - хикәя. Автор - Максудова А.М.

Әниле ятим хисе (нәсер) Матур жәйге көн.Кояш узенең жылы нурларын сибә.Агачның бер ботагыннан икенчесенә кошлар сайрый-сайрый оча.Табигатьтә бэйрэм. Табигать тә бәхетле. Мин дэ шул бәхетне көтәм.Инде 5 еллап көтәм,бәлки озак та калмагандыр.Беләсегез килсә,табигать минем ышанычлы дустыма әйләнде.Кешеләр дә ышанычлы,тик алар минем әни турында начар сүзләр әйтәләр. !Ә минем әөйттерәсем килми шул. Минем тирәмдэ яхшы куңелле кешелэр яши.Алар хәленэ керәләр,ачык йөз белән каршы алалар,ярдәм итәләр.Яшәү урыны да жылы,якты.Ашау-эчу мулдан.Шундый кадер-хөрмәттә инде 5 еллап яшим.Тик купме генә яхшы булмасын,кунелгә нидер житми.Куңел нидер көтә.Шундый уйлар эчендә янганда, мина көч,дәрт бируче дустым – Карлыгачым килә дә чыга.И сокландыра мине. И бөтерелә әнисе янында,и бөтерелә.Томшыгыннан ризыгын тартып ала дисеңме,узе ризык каптырмасынмы…Менә шул куренеш минем йөрәгемә ялкын итеп тудырды әнине табу теләген.Юк,мин әнине эзләргә чыгып китмәдем,аны к

Әниле ятим хисе

(нәсер)

Матур жәйге көн.Кояш узенең жылы нурларын сибә.Агачның бер ботагыннан икенчесенә кошлар сайрый-сайрый оча.Табигатьтә бэйрэм. Табигать тә бәхетле. Мин дэ шул бәхетне көтәм.Инде 5 еллап көтәм,бәлки озак та калмагандыр.Беләсегез килсә,табигать минем ышанычлы дустыма әйләнде.Кешеләр дә ышанычлы,тик алар минем әни турында начар сүзләр әйтәләр. !Ә минем әөйттерәсем килми шул.

Минем тирәмдэ яхшы куңелле кешелэр яши.Алар хәленэ керәләр,ачык йөз белән каршы алалар,ярдәм итәләр.Яшәү урыны да жылы,якты.Ашау-эчу мулдан.Шундый кадер-хөрмәттә инде 5 еллап яшим.Тик купме генә яхшы булмасын,кунелгә нидер житми.Куңел нидер көтә.Шундый уйлар эчендә янганда, мина көч,дәрт бируче дустым – Карлыгачым килә дә чыга.И сокландыра мине. И бөтерелә әнисе янында,и бөтерелә.Томшыгыннан ризыгын тартып ала дисеңме,узе ризык каптырмасынмы…Менә шул куренеш минем йөрәгемә ялкын итеп тудырды әнине табу теләген.Юк,мин әнине эзләргә чыгып китмәдем,аны кемнәндер дә эзләтмәдем. Мин уземчә кайтарырга тырыштым.Ул сер.Анын өчен бик нык сагынырга кирәк,теләк кирәк, изге догада булу кирәк,минемчә.

Тәрбияче ничек кенә ягымлы елмаймасын ,юк,әни елмаюына житми.Йомшак куллары белән сыйпамасын,итәгенә утыртып назлаган эни кулларына җитми.Сагындым,әни,бик сагындым сине.Синен кулларыннын назын сагындым.Исендәме, безне синнән алып китәргә килгэн апалар килгән көн. Шул апа безне мактады да син матур итеп елмаеп куйдын.Мин менә шул елмаюны хәтерлим дә инде,башкасын белмим.Безне синнән аерып алып киткәндә синең итәгеңэ утыртып чәчтән сыйпаганынны әле дә тоям.Санарга да куп тугел бит андый чаклар.Тик шулай да сагынам. Синең белән булган минутларны искә төшерер өчен. Куземне кысып йомам да куз алдына китерәм.Куземне о-озак ачмый торам,ачсам, син юкка чыгарсың төсле.

Сагынуым шулхәтле көчле,шуңа синең килуендә өметем бар.Килер булмасаң, шулхәтле сагынмас идем.

Әни, синең чәлпәгеңне сагынам.Исеңдәме,житәр-житмәс май белэн чәлпәк пешергән идек.Әз генәсен пешердек тә курше хатыны керде,сез хәмер эчтегез.Ә мин пешереп бетердем.Монда чәлпәктән дә тәмлерәк ризыклар пешерәләр.Тик аларда синең исең юк ,әни.Ашаганда син ю к янымда.

Безнең балалар йорты белэн янәшә уз йортлары белән бер гаилә яши.Ул чәлпәк пешергән курәсең.Исе таралды.Ә минем шул вакытта йөгереп барып «Әни»дип кычкырасым килде.Бик сагындым сине,әни, сине бик сагындым.

Кич житә.Тәрбияче керә дә утны сундерә.Шул минутта тагын сине искә төшерәм.Хәтереңдәме,”йокла,хәзер мин кайтам “дип чыгып китә идең.Мин яхшы хәтерлим,чөнки мин юрган астында куркып синен кайтканынны көтә идем.Көтә-көтә йоклап та китә идем.Ә хәзер куркасы тугел дә бит ! Тик барыбер шул чакны сагынам.Мин йокыдан торуга син кайткан була идең.Өстәлгә башыңны куеп йоклаган була идең.Ә монда син кайтмыйсың бит.Иртә белэн куземне ачуга син килеп керсәң !...ни була инде әни ?

Сагындым,бик сагындым сине ,әни!

Балалар йортына инде ничә мәртәбә мине алырга килделәр.Алар матурлар,әйбәтләр.Матур кулмәкләр дә алып килгәннәр.Тәрбияче апа:»Айгөл,синең янга килгәннәр,-диюгә иң беренче сине уйладым.Кубәләктәй очып кердем,ә ул бөтенләй башка кеше икән.Алар янына бардым да :»Апа,икенче килгәндә минем әнине дә алып килегез әле,сагындым мин аны – дидем.Ә ул ,куз яшьләрен сөртә-сөртә:»Ярар,тырышып карармын –диде.Нишләптер ул апага ышандым мин.Әлеге ышаныч миңа алдагы көнемдә көч бирдеме ,белмим.Юк,кирәкми миңа аларның матурлыклары,кулмәкләре.Матур минем әни,әйбәт .Килә ул,киләчәк,әле вакыты гына юктыр…

Әни,кадерлем минем.Сагындым мин сине.Син дә сагынгансың,беләм,сагынгансың.Син дә минем янга килергә жыенып йөрисеңдер…

Әнә ,дустым Карлыгач та килде.Форточкадан очып керде дә и бөтерелә,и бөтерелә,узе сайрый,миңа суз әйтергә ирек бирми.Бер-бер төрле хәбәр китердеме шунда…

Кузенне,ирененне,чәчеңне…әниләргә хас матурлыгыңны белмим…кузалдына гына китерәм.Куземне йомам да куз алдына китерәм.Еш кына мине куз йомган килеш курәләр дә :”Ник алай ,еш кына күзеңне йомган килеш күрәбез сине,”-дип кызыксыналар.Шул вакытта мин уземне гел синең белән тоям бит,әнием.Димәк,мин куп вакыт синең белән булам тугелме соң,әни?!И әни, сагындым ла сине!

Беркөнне булмәгә нәкъ мин кузалдына китергәндәй «эни»килеп керде.Үзем дә сизмәстән :”Әни,әнием,мине ишеттеңме,яратканым”-дип муенына килеп асылындым.”Теге апа ничек сузендэ торды .Минем әнигә килергә әйткән,”- дип уйладым. “Менә ни өчен Карлыгач дустым әйләнгән ,тулганган минем янда!”-дигән уйлар килде башыма.

Шул көннән мин әнидән калмадым.Кызыгы да шунда хәтта Карлыгачым да мина ияреп барды.Ул да әнисен тапкандыр,курәсең.

Язгы матур көн.Җылы яңгыр ява.Мин тәрәзә каршында табигатьне күзәтәм.Табигать - минем дустым.Ул бит миңа ялгыз вакытымда булышты.Яшәргә көч бирде бит.Шул вакытта минем янга Карлыгачым килә.Үзе генә түгел,әнисе белән килә хәзер...

Еллар уткәч уйландым: кан әнием булдымы,юкмы,анысын белмәдем.Мин күз алдына китергән, йөрәгем кабул иткән,озак еллардан бирле көткән якын кешем табылды.Яратам мин сине ,әнием,бик яратам.Берни дә җитми яныңда әни булуга!

Тик хәзер минем үз өем,үз әнием ,әниемнең жылы назы бар иде.Хәзер минем сагынып тугел,ә яратып, куземне йомып кузалдына китергән әни белән тугел , чынлыкта янымдагы әни белән яшим.Юк, анда әйбәт иде дип балалар йортын сагынып яшәмим мин. Бетте,юкка чыкты минем сагынуым.Билгесезлек, көту юкка чыкты…