Кочагыңа кердем синең,
Назлы синең кулларың.
Синең хакта минем хәзер
Барлык туган уйларым.
Бәхет, дими, ни, дип, әйтим?
Син йөрәгем түрендә.
Тагын миңа ни кирәк соң?
Син булганда күңлемдә.
Гөлләр сыман бар хисләрем
Үреләләр үрләргә.
Иңнәремә куйдың канат,
Мендем гүя күкләргә.
Сөям, сөеләм куйныңда,
Шашып тибә йөрәкләр.
Син дә миңа, мин дә сиңа
Сөяр өчен кирәләр.
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.