Дәва Авылның аксакалы еш кына капка төбендә,балаларны җыеп,авыл тарихыннан кызыклы вакыйгалар сөйли иде.Шуларның берсе. Авылның бер читендә чишмә ага.Шуның белән бәйле гыйбрәт алырлык хәл булган. Камилә апа кинәт авырып китә.Сәбәбен дә ачыклый алмыйлар.Җир җимертеп йөри торган,изге күңелле Камиләнең авыруыннан халык кайгыра. Кайгырмассың.Аның ире дә инвалид,өстәвенә 5 кечкенә балалары да бар.Урын өстендә ятканда Камилә һәрчак Ходайдан исән-сау терелүен сорады.Авыл белән кызгандылар аны,булдыра алганы ярдәм кулы сузды. Беркөнне зур улы Камил йокысыннан елап уянды.Камилә: −Ни булды,улым!?−дип, догаларын укып, үзенчә өшкереп алды.Камил: −Әни,мин куркыныч төш күрдем.Бүре көтүе безнең өйне чолгап алды.Шунда син мөлдерәмә тулы чишмә суы белән килеп кердең...¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬¬-−диде дә тагын елап җибәрде.Ана төрле нәрсәгә юрады.Балалар бәхете өчен Ходай аны аякка бастырачагына өмете өзелмәде Камиләнең. Уйлар өчен вакыты күп Камиләнең.Төрле уйлар уйлады.”