Найти в Дзене

Ни өчен озын чәчле неформаллардан татар теле ишетелми?

Язылучым яза менә монда мәкалә төбендә яза:

миңа шушы мәкалә ошады, татар телендә күбрәк шу кебек мәкаләләрне чыгаругызны сорыйм)))

Шу кебек ул ниндирәк? ))) Ну әйдәгез, чыгармакчы булам)))

Таллиннда бер неформаллар төркеме. Чыганак: https://varandej.livejournal.com/688434.html
Таллиннда бер неформаллар төркеме. Чыганак: https://varandej.livejournal.com/688434.html

Титулдагы карашымны катгый рәвештә көчләп бирмим мин. Гомремдә дә бу карашны кире каккан берничә факт бар, әлбәттә.

Мәсәлән, Казанда бер тарихи татар телле экскурсияне үткәргәндә, группага өлкән һиппичәрәк киенгән дә озын чәчле абый ияреп барган, аның сорыйсы килгәндә, саф татарча эндәшкән иде.

Ләкин барыбер ниндидер бер корелляциясе бар. Ярар, авылларда туып үскәннәр чын сайлауны белмиләр, күп нечкә күңелле туганнар борчылмасын өчен, сиңа кызык булганнан да баш тартасың. Ни өчен шәһәрдә сүзләречә ирекне яратып туып үскән татар яшьләре, үз иреклек күрсәтүдә, Системага каршылык күрсәтүдә ниндидер уйдырма япьтә ике алдан ук әзерләнгән гади юлдан берсен сайлап алалар, үзенеке, өченчесен, Системага иң каршысын тапмыйча да ерып чыкмыйча?

Ләкин хәзерге "сазлык" булмаган татар яшьләре ике агымга бүленеп, берсе, милли җанлыларга, икесе, неформалларга, катнашмыйча агалар.

Болайны аңлатам: татар мирасын кешеләр агымы уңаеннан агылмыйча, агымга каршы йөзгәннәр генә коткарып чыгара алалар. Кешеләр агымындагы салкын күңеллек тә кызыксынмаучылык, ялкаулык та эгоизм, буйсыну да бөгелү бер Система булганын күреп, ул Системага оештырылып каршы торуының кирәген белгәннәр кирәк. Бернинди татар мирасын сакламакчыларга ачык түгел ул, үз татар мирасына каршы булмаслык Система төзәчәгенә ышаналар, бушка гына. Киресенчә, күп неформал агымнары сүзләречә, алар шундый ук Системага каршы тормакчылар булалар. Хәзерге вакытта, Ни өчен алар үз "кайдан, кемнән көчләп бирерлек" тойгысын көйли алмыйлар? Аларның уйлавынча, татар телен белү һәм укыту үзе бер көчләп бирерлек системамыни? Дөрес түгел бит шул. Системага чынлап та каршы төркемнәрнең татар телен үз байракларга күтәрәсе бар!

Бәлки алар үзе шуның турында белмиләр. Мәктәп чагыннан татар телен укуның бер предметы булып күреп, яшьүсмерчә анда басымын генә күрәләр (ә шәһәрдә туып үскәннәргә, ул телне начар белгәннәргә ул белем бирү һәрвакыт басым булып күренә). Татар мирасы хакына көрәшүче булсагыз, сезгә мәңге аңлалмаслык кешеләрдән - мондый неформаллардан - курыкмагыз, алар уйлаячакны үзе уйлап чыгармагыз. Шундый дуслар булса, аларга татар теле хакына көрәше шундый ук Системага каршы көрәше булуын аңлатыгыз. Неформалларга татар теле йоктыру татар мирасының саклап җитүенә бер кирәкле адым. Әлбәттә, аларга борынгыдан тарихи мирас кызык түгел (ул бит барыбер элекке, хәзерге түгел, Системаның бер продукты булып күренә), ләкин телнең хәзерге заманда кулланышын ирешсәгез, неформалларда иреклек тә эссе күңеллек турында яңа фикерләвенчә җырларны тудыртсагыз, мирасыгыз да һәркемгә аңлаешлы булып, мәңгегә калачак.

СССРның башка республикаларның җирле нәформал агымнары милли үсешенә зур йогынты ясаган иде. Мәсәлән, Эстониянең 1970чнче еллардагы панк-рок төркемнәре яшьләргә ул замананың "Система"-дан килгән бозыклыкларны көлкегә калдырган иде, ул бозыклыкларны төрле яктан уйлап каравыннан Эстониядә милли тел дә рух үсеше алган иде.

Шуннан да миңа татар теле саклаучыларның һәм неформал агымнар тарафдарларының лагерләре кушылмавы аптырата.